Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта бердәм дәүләт имтиханнарын 210 баллга тапшырган кыз "Нью-Холланд" комбайнында эшли

Мәлкинең алтындай башакларга төренгән иген кыры. Бер-бер артлы тезелгән кыр кораблары басуга чыгарга әзерләнә. Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре барысы бер төрле эш киемнәреннән - агрофирма логотибы төшерелгән куе зәңгәр төстәге чалбар, пиджактан, кепкалардан. Тукта, араларында шундый киемдәге бер кыз да бар түгелме соң? Куе кара чәчләре җилдә дулкынлана, үзе чибәр,...

Урак язмышын хәл итүче игенчеләрнең зур отрядындагы бердәнбер гүзәл зат Турминский авылы кызы Анастасия булып чыкты. Алдынгы комбайнчыларның берсе - Иван Даниловның кызы. Былтыр да әтисенең ярдәмчесе булган, быел да.

"Кыз бала бит син, хезмәтегез авыр, таңнан торырга, соң ятырга кирәк, курыкмадыңмы бу эшкә алынырга?", - дип сорыйм Настядан.

- Бүредән курыксаң, урманга барма, диләрме әле? Юк, мин эштән курка торганнардан түгел, - дип җавап бирде ул тыйнак кына. - Аннан соң, әти янәшәсендә эшлим бит. Узган ел бергә эшләргә тәкъдим иткәч, каршы килмәдем, димәк, ул миңа ышана. Беләм, әти янында барыбер ышанычлырак. Былтыр да безнең "дуэт" сынатмады, быел да уракны вакытында тәмамлауга үз көчебезне кертербез, дип ышанам. Беренче хезмәт хакымны алган көнне дә онытмыйм. Игенче хезмәте, чыннан да, яхшы бәяләнә икән.

Анастасия быел Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаган. Бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшырган: 210 балл җыйган. Теләге - югары белем алу, экономист һөнәрен үзләштерү. Шуңа да документларын Чувашия Республикасындагы дәрәҗәле югары уку йортларының берсенә биргән, хәзер җавап көтә. Әлегә ул әтисе белән бергә туган ягы кырларын иңли. Икмәкнең зур көч куеп, маңгай тире түгеп үстерелүен яхшы аңлый. Кечкенәдән хезмәт чыныгуы алып үскән Настяның әнисе Людмила - савымчы. 20 яшьлек абыйсы Василий - тракторчы, ә мәктәптә укучы энесе Юра каникул вакытында фермада үгезләр карый. Менә шундый тырыш гаилә. Ә урак дәвам итә. Әтиле-кызлы Даниловларның гаилә экипажыннан агрофирма җитәкчелеге дә канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта бердәм дәүләт имтиханнарын 210 баллга тапшырган кыз "НьюХолланд" комбайнында эшли