Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта “Бүгенге заман шартларында мәдәният-ял учреждениеләренең эшчәнлеге” дигән республика зона киңәшмәсе узды

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган әлеге киңәшмә Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарының мәдәният йортлары директорлары, клуб мөдирләре катнашында узды.

Анда барлыгы 150 мәдәният хезмәткәре катнашты. Киңәшмәдә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең оештыру-аналитика, методик эш бүлеге мөдире Рита Дедюлева, бәйрәмнәр, халык уеннары оештыру буенча баш белгеч Татьяна Чекмарева чыгыш ясады. Алар мәдәният йортларының эшен җанландыру, авыл халкы өчен төрле чаралар уздыру, аларның шөгыльләрен, мавыгуларын исәпкә алып төрле иҗади клублар оештыру, документлар белән эшләү, эшне планлаштыру һәм башкалар хакында сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Бүгенге заман шартларында мәдәниятял учреждениеләренең эшчәнлеге” дигән республика зона ки...