Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта чөгендер алучылар яңгырда да эштән туктамый

Җәмгыять хезмәтчәннәренә татлы тамыр уңышын алырга җил-яңгыр комачау итми - ияләшкәннәр инде. Гадәттәгечә, чөгендер алу вакыты сентябрьнең көйсез чагына туры килә.

Явым-төшем чөгендер алу ком­байн­нарына тулы көченә эшләргә ирек бирми. Чөгендер кырына ашыгучы "КамАЗ"ларны юл читендә куәтле тракторлар көтеп тора, йөк машиналарын трос белән тагып, чөгендер өемнәренә кадәр сөйрәп баралар. Чөгендер төялгән "КамАЗ"ны исә берьюлы икешәр трактор тартып чыга. Татлы тамырны алу шартларын "татлы" дип атап булмас. Чөгендер алу буенча җаваплы Лариса Токсарова әйтүенчә, биредә "ROPA" чөгендер алу комбайннары, төяү агрегаты, уннан артык йөк машинасы эшли.

- Шоферлар иртәнге сәгать алтыда ук эшкә керешә. Бер "КамАЗ" Буа шикәр заводына көненә ике рейс ясарга өлгерә. Яумаганда комбайннар да тик тормый, смена дәвамында 50 гектар чамасы мәйданда эш башкаралар. Җәмгыятьнең Федоровское, Мөрәле филиалларында 975 гектарда шикәр чөгендере үстерелде. Федоровское кырындагы "Маришка" сорты, мәсәлән, гектардан уртача 340-360 центнер уңыш бирә. Көннәр коры булса, эш җайга салыныр, әлегә шул рәвешле эшләргә мәҗбүрбез, - ди ул.

Җәмгыятьнең үз автомобильләренә ярдәмгә күрше районның автотранспорт паркыннан сигез "КамАЗ" килгән. Эшчеләрне кырда ашаталар, Мөрәледәге ашханәдән кайнар ризык алып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта чөгендер алучылар яңгырда да эштән туктамый