Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта “Ел остазы” бәйгесе үтте

Алардан башка мәктәптә уку бертөрле, кызыксыз һәм күңелсез булыр иде, мөгаен. Элек аларны вожатый, әйдаман дип атасалар, хәзер педагог-оештыручы дип йөртәләр. Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук - укучыларның мәктәп һәм мәктәптән тыш тормышын кызыклы, файдалы итү. "Ел остазы" VII Республика әйдаманнар бәйгесенең район конкурсында чыгыш ясаган дүрт педагог-оештыручы әнә...

Бәйгедә катнашучылар үзләре, әйдаманлык эшчәнлеге, мәктәп балалар берләшмәләренең тормышы белән таныштырды, эш программалары турында сөйләде, укучылар катнашында мастер-класслар оештырды, иҗат эшләрен тәкъдим итеп, иҗади шәхес булуларын расларга тырышты. Мәлки төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Светлана Александрова педагог-оештыручы булып ике ел эшли. Эшчәнлеген "Галстуклы ил" программасы нигезендә оештырган педагог укучылар белән табигать һәм экологиягә багышланган мастер-класс үткәрде.

Бәрлебашы төп мәктәбенең педагог-оештыручысы Фәридә Миңнуллина үткәргән дәрес тә балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланган иде. Әлеге мәктәпнең "Активист" дружинасында балалар гаять кызыклы, мавыктыргыч дөньяда кайный. Укытучы алдан әзерләгән презентациядә моны ачык күрсәтә алды. Эшен "Уңыш" программасына нигезләнеп оештыра ул. Укучылар төрле баскычлар үтә: башта эзтабар, аннары варис, югары классларда актив мәктәбен үтәләр, ягъни, үзләре үк кечкенә буыннар өчен остаз булып җитәләр. "Балаларны мөстәкыйль, көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү максатында сайладык бу программаны", - ди Фәридә ханым. Остазларын якларга дип, укучылар да театральләштерелгән чыгышлар әзерләгән, күптөрле декорацияләрне дә эшкә җиккәннәр иде. Зур Подберезье урта мәктәбеннән килгән педагог-оештыручы Алевтина Денисова да әле бу вазифада ике ел гына эшли. Шуңа да карамастан, укучыларны бердәм коллективка туплап, "Ал җилкәннәр" дружинасының эшен актив алып бара. Ул үткәргән мастер-класс "Мәрхәмәтлелек юлы" дип аталды.

Арада иң тәҗрибәле әйдаман - Мөрәле төп мәктәбе педагог-оештыручысы Алсу Садриева "Яшьлек" балалар оешмасы эшен алтынчы елын оештыра инде. Мастер-класста ул Көлке көнен үткәрү буенча бай мәгълүмат бирде.

Пионерия белән хәзерге балалар оешмалары арасына күпер салган Алсу Садриева бәйгедә беренче урынны яулады да инде. Икенче урында - Фәридә Миңнуллина, өченче - Алевтина Денисова, дүртенче - Светлана Александрова.

- Педагог-оештыручы эшчәнлеге җиңелләрдән түгел. Пионерия вакытында әйдаман вазифасын үтәгән кеше буларак, укучыларның да, укыту процессының да үзгәрүенә басым ясар идем. Октябрятлар, пионерлар сафына кабул ителүне чиксез шатлыкка саный идек, галстук бәйләп, значок тагып йөрү - горурлык иде. Хәзер укучыларны җәлеп итүнең күпкә катлаулырак юлларын файдаланырга туры килә. Галстуклы илгә алып керү өчен укучыларны башта компьютер, Интернеттан аерып алырга туры килә, - ди Алсу ханым. Аның белән башка педагог-оештыручылар да берсүзсез килеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел остазы”