Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта эшмәкәрлекне үстерү максатында сәнәгать мәйданчыклары ачарга җыеналар

Бу атнада Олы Кайбычта попечительләр советы утырышы булып узды. Татарстанның кече һәм урта бизнесны үстерү ассоциациясе вице-президенты директоры Рафыйк Шәйхетдинов, район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр түгәрәк өстәл тирәсендә районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында сөйләштеләр.

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше динамикасын күтәрү максатыннан махсус проект гамәлгә кертелүен хәбәр иткән идек инде. Әлеге проект Татарстанның өч районында, шул исәптән бездә дә тормышка ашырыла. Пилот проектның максаты - сайлап алынган районнарда кече һәм урта эшмәкәрлектә товар әйләнешен 30 процентка кадәр җиткерү, шулай ук, эшмәкәрлекне тотрыклы рәвештә үстерү өчен, районга инвестицияләр җәлеп итү. Хәзерге вакытта исә бу процент бик түбән, нибары 18 процент. Тик, шулай булуга да карамастан, безнең район бу проектны тормышка ашыру мәйданы итеп тикмәгә генә сайлап алынмаган. Кайбыч - икътисади һәм мәдәни үсеш потенциалына ия булган гаять дәрәҗәдә кызыклы район. Шулай да, картадан кемдер Кайбычны эзләп табар да, бирегә килеп, сөт эшкәртә башлар яисә колбаса цехы ачып җибәрер дип көтеп утыру мәгънәсезлек. Безгә районыбызны таныту юнәлешендә эшләргә дә эшләргә кирәк. Иң беренче чиратта, уңышлы бренд уйлап табарга. Исеме тарихка кереп калган данлыклы Шәкүр карак белән бәйле булырмы ул, яисә ныклык символы булган имән беләнме - уйлап бетерергә кирәк.

Киңәшмәдә районда бизнесны үстерү юнәлешендә мөһим эшләрнең берсе - сәнәгать мәйданы булдыру турында сүз булды. Гади тел белән әйткәндә, бизнесны ачу өчен махсус билгеләнгән мәйдан, дигән сүз. Аның урыны инде тәгаенләнгән, ул - Олы Кайбычтагы элеккеге ындыр табагы урыны. Район башкарма комитеты булачак мәйданчыкның концепциясен әзерләү белән шөгыльләнә.

Кыскасы, районда кече һәм урта эшмәкәрлек чәчәк атсын өчен бөтен шартлар тудырыла. Хәтта бизнес-план төзергә дә ярдәм итәргә торалар. Эшләр болай барса, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артыр дигән өмет бар әле. Сүз уңаеннан, районда, субъект буларак 219 эшмәкәр теркәлгән. Шуларның 165е шәхси эшмәкәр. Барлык эшмәкәрләрнең нибары сигез проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә.

Эшмәкәрләр, үз эшен булдырырга теләүчеләр район башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала. Телефон: 2-14-29.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта эшмәкәрлекне үстерү максатында сәнәгать мәйданчыклары ачарга җыеналар