Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Иделаръягы районнары вәкилләре катнашында зона киңәшмәсе узды

Бүген Кайбычта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, "ГИСУ", "Татарстан газлаштыру фонды", Дәүләт торак фонды хезмәткәрләре, Иделаръягы районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның инфраструктур үсеш буенча урынбасарлары, подрядчы оешмалар катнашында зона киңәшмәсе узды. Киңәшмә алдыннан аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбычта төзелүче бассейнда эш барышы белән таныштырды.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбсары Азат Әхмәтшин рәислегендә узган киңшәмәдә катнашучылар 2014 елда Татарстанда тормышка ашырылучы программаларның үтәлеше, подрядчы оешмаларның эшчәнлеге, алда торган бурычлар турында фикер алыштылар. Азат Әхмәтшин үз чыгышында төзелеш обьектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау, производство травмалары алуны киметү, хезмәт шартларын яхшырту, профилактика чаралары алып барырга кирәклегенә аерым басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Иделаръягы районнары вәкилләре катнашында зона киңәшмәсе узды