Кайбычта Иделаръягы районнарында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшчәнлеге буенча зона киңәшмәсе узды
Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, әлеге системаның төп модераторы Сәрия Сабурская катнашында узган киңәшмәдә Кайбыч, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары буенча халыктан кергән гаризаларның ничек хәл ителүе каралды. Анда шушы районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм "Халык контроле" буенча җаваплы кешеләре катнашты.
Әлеге киңәшмәне башлап җибәргән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, 2012 елның апреленнән гамәлгә кергән "Халык контроле" - хакимият органнары игътибарын халыкны борчучы проблемаларны тирән өйрәнүгә, аларны вакытында хәл итүгә юнәлтү ул.
- Безнең хезмәтебезгә бәяне халык үзе куя. Максатыбыз - аларның безнең адреска кергән барлык мөрәҗәгатьләрен үзвакытында карау һәм кимчелекләрне бетерү. Татарстан Президенты тәкъдиме белән булдырылган "Халык контроле"нә Кайбычтан кергән гаризаларга җавап бирү, башкарылган эшнең фотоотчетын җибәрүгә җаваплы кеше билгеләдек. Узган елның декабрендә үткән киңәшмәдә башкарма комитетның бу системага кергән гаризаларны карау буенча еллык эшчәнлегенә йомгак ясадык. "Кайбыч таңнары" газетасында "Халык контроле" эшчәнлеге даими яктыртыла, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Сәрия Сабурская үз чыгышында республикада "Халык контроле" эшчәнлегенең яхшыра баруын әйтеп узды.
- Дәүләт мәгълүмати системасына халыктан кергән гаризаларны анализлау шуны күрсәтә: берәү дә күктән айны алып бирүне үтенми. Авылларда яшәүчеләрне, гадәттә, юллар, эчәр су белән тәэмин итү кебегрәк проблемалар борчый. Кайбычтан бу системага гаризалар аз кергән һәм барысы да уңай хәл ителгән, - диде ул.
Киңәшмәдә "Халык контроле" буенча һәр район эшчәнлеге аерым каралды.
- Безнең районнан узган ел бу системага халыктан 73 гариза кергән. Башка елларны урамнарны яктырту буенча күп язсалар, хәзер ул күпкә кимер инде. Хәзер бу юнәлештә дәүләт программасы кабул ителде. Җәй көне безгә дачниклар күп кайта һәм алар су җитмәүдән зарланып, шикаятьләр яза башлый. Безнең районга "Чиста су" программасы буенча ун миллион сум акча бирелә. Бу сумманы киләчәктә арттырып булмасмы икән? Чөнки суүткәргечләр искергән, ә халыктан су өчен җыелган акча гына проблеманы без теләгәнчә хәл итәргә мөмкинлек бирми. Бу башка районнарга да хас проблема, - диде Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин.
"Халык контроле" системасына һәр кеше үз гозерен җиткерә ала. Җыелышта катнашучылар арасында кайбер кешеләрнең урынсыз проблемалар күтәрүен дә әйттеләр.
- Без авыл җирлекләре җыелышларында халык белән барлык мәсьәләләр, аларны кайчан хәл итәргә планлаштыруыбыз хакында сөйләшәбез. Бу системага шәһәрдән кунакка кайтып, проблеманың асылына төшенмичә генә шикаять язучылар да бар. Аеруча эшләмәгән кешеләр зарланырга ярата. Җирлектә бит барлык эшләр дә планлы рәвештә алып барыла, иң өстенлеклеләрен беренче чиратта хәл итәргә кирәклеген үзебез дә аңлыйбыз - диючеләр дә булды.
Әмма, Сәрия Сабурская әйткәнчә, халыктан гариза кергән икән, ул, һичшиксез, билгеләнгән вакытта каралырга һәм аның авторына нинди чаралар күреләчәге яки аны үтәүдән нигезле баш тартулары турында җавап бирелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев