Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә” акциясе үткәрде

Яңа уку елы башланыр алдыннан базардагы җанлылыкны күрсәгез иде сез! Сатып алучылар арасында балаларын җитәкләгән ата-аналар күп булуы аңлашыла, чөнки яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара.

Баланы мәктәпкә җыясы бер дә җиңел түгел, кием-салымы да, уку-язу әсбаплары да күп кирәк. Хәзер элеккеге шикелле кирәкле әйбер өчен шәһәргә барасы түгел, үзебездә дә бөтен нәрсә бар. Барын бар, әмма бәяләре тешли. Күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ятим­нәр­гә кыенгарак туры килә. Әмма "акча юк" дигәнне бала аңламаячак, аңа да яшьтәшләренеке кебек яңа кием, матур сумка кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән тормышка ашырылучы "Мәктәпкә җые­нырга ярдәм ит!" акциясе яр­дәмгә мохтаҗ балаларга булышу йөзеннән оеш­тырылды да инде. Бу акция Кайбычта да киң колач алды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ике атна дәвамында базарда "Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә" акциясе үткәрде. Үз балаларына мәктәп ки­рәк-яраклары алучылар чит балаларга да өлеш чыгарды. Байморзадан Валерий Чкаловны яхшы беләм. Ике ел элек яп-яшь хатыны вафат булгач, ике бала белән тол калды ул. Базарга быел беренче класска баручы улы Олег, бишенче класста укыячак Оксана белән килгән.

- Безнең гаиләгә ярдәм итәчәкләре турында хә­бәр алгач, миннән бигрәк балаларым шатланды, - ди ул. Үзем шабашкада йөрим. Безне кайгыртулары өчен зур рәхмәт, - ди ул.

- Беренче укытучыңның кем икәнлеген беләсеңме соң? - дип сорыйм Олегтан.

- Беләм, Җәмилә апа Нес­терова.

- Ә мин быел Мәлкигә барып укыйм, безнең мәк­тәптә дүрт ел гына укыйлар бит. Өйдә әтигә булышам: идән, газ өстен юам, өстәл җыештырам, -дип җавап бирде минем сорауларыма Оксана оя­лып кына.

Зур Подберезьедан Кадеровлар, Чекмаревлар да акцияне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Оешма-предприятие­ләр­ эшләүчеләр дә шушы акция кысаларында үзлә­ренең бер көнлек хезмәт хакларын "Шәф­кать­ле­лек" фондына кү­черде. Дүшәмбе көнне оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә әй­телгәнчә, бүгенге көндә 289 мең сум акча җыелган инде.

- Хезмәт коллективларына тирән рәхмә­темне белдерәм, - диде район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин. - Бу сумма максатчан файдаланырга ти­еш. Укучыларның берсе дә үзен башкалардан ким хис итмәсен иде. Без­гә һәр бала кадерле. Яр­дәм­гә мохтаҗ гаилә­ләр­дәге балаларга бүләк­ләрне 23 августта район мәдәният йортында тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X