Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта инвалидларга өстәмә мөмкинлекләр күрсәтелә

Бер үк кояш астында яшәп, бер үк һаваны суласак та, безнең һәрберебез төрле. Тышкы кыяфәтебез белән генә түгел, яшәү рәвешебез, физик һәм матди мөмкинлекләребез белән дә аерылабыз. Кемдер берничә катлы зур-зур йортларда яшәп, чит ил машиналарында җилдерсә, кемдер, кечкенә генә булса да, үз өен булдыру турында, яисә үз аягында атлап...

Халыкның аз керемле, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган катламы белән социаль яклау бүлеге шөгыльләнә. Күптән түгел биредә төрле сәбәпләр аркасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хәрәкәтләнергә, тернәкләнергә ярдәм итә торган чараларны прокатка бирү пункты эшли башлады. Бу хакта тулырак мәгълүмат җиткерү өчен без районның социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева белән әңгәмә кордык.

- Чулпан Галимулловна, әйтегез әле, безнең районда шушындый пункт ничек барлыкка килде?

- Әлбәттә инде, тиктомалдан гына түгел. Соңгы берничә елда кешегә инвалидлык бирелгәндә, инвалидлыкның дәрәҗәсенә карап, ул кеше шәхси тернәкләндерү чаралары белән дә тәэмин ителә башлады. Ә инде элегрәк инвалидлыкка чыгучыларга андый чаралар каралмаган. Кешенең саулыгы бер үк дәрәҗәдә сакланмый бит, тора-бара сәламәтлеге какшап китәргә мөмкин. Әлеге чараларга ихтыяҗ туган очракта, аны гариза нигезендә ала ала, билгеле, әмма аның өчен вакыт кирәк. Кеше тернәкләнергә, хәрәкәтләнергә ярдәм итүче чара кайтып җиткәнче яшәмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә инде без, уйлаштык та, шушындый пункт булдырырга булдык. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясе белән эшләгәч, көн саен диярлек катлаулы язмышлы кешеләр белән аралашып торырга туры килә. Авыр хәлдә калган кеше иң беренче чиратта безгә килә. Шулай бервакыт бер абзый килеп керде. Озак еллар бергә гомер иткән хатыны аяктан калгач, коляска сорап кергән. Яз көне иде бу. Бакчага алып чыгып булса, терелер иде дип, соңгы өмет белән кергән. Аның яшьле күзләре әле дә булса күз алдымда тора. Шуннан соң шушындый пункт булдыру теләге тагын да көчәйде һәм без, нигезләмә әзерләп, республика күләмендәге "Общественная инициатива" социаль проектлар бәйгесенә юлладык. Безне аннан төшереп калдырмадылар, биш мең сум акча бирелде. Моңарчы булган базабызны тулыландырып, бу акчага беренче чиратта кирәк булган әйберләр сатып алдык һәм узган ел рәсми төстә эшли башладык.

- Нәрсәләр барлыгын да әйтеп китегез әле һәм алар нинди тәртиптә бирелә?

- Мөстәкыйль хәрәкәт итүдән мәхрүм булган кешене тәрбияләү, атлау, утыртып йөрү өчен, беренче чиратта кирәкле булган әйберләр - озынлыгы көйләнә торган култык таяклары,табигый хаҗәтләрне үтәү өчен суднолар, өйдә һәм урамда йөри торган креслолар, носилкалар барысы да бар. Барлык төр тернәкләндерү чаралары да өч көннән алып, 15, 30, 60 көнгә һәм бер елга кадәр бирелә. Бәяләре куллану вакытына карап билгеләнгән.

- Шушындый әйберләргә ихтыяҗ туган кешегә кая мөрәҗәгать итәргә?

- Әлеге пункт социаль яклау бүлегендә ачылды. Белешмә өчен телефоныбыз: 2-10-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта инвалидларга өстәмә мөмкинлекләр күрсәтелә