Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта исерек машина йөртүчеләрне төнге рейдларда аулыйлар

Соңгы араларда Татарстанда эчкән килеш руль артына утырган шоферлар гаебе белән шактый күп юл- транспорт һәлакәтләре күзәтелде. Шул сәбәпле, бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелә, сәламәтлегенә зыян килә.

Кайбычта машина белән идарә итүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтиме соң? Россия Эчке эшләр министрлыгының «Апас» муниципальара бүлеге ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лей­тенанты Илфат Әх­мә­тов белән шул максатта рейдка чыктык. Рейдның шимбә, якшәмбегә билгеләнүе дә очраклы гына түгел.

- Юл йөрү кагыйдәләрен бозу, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыру очраклары гадәттә бәйрәм вакытларында, шимбә, якшәмбе көннәрендә күзәтелә, - диде инспектор.

Без ЮХИДИ машинасында Кайбыч - Комсомол автомобиль юлы буенча Чүти авылына юл тоттык. Каршыга килүче машиналар безне күрүгә тизлеген киметә. Юл йокламый, диюләре хак икән. Төн уртасы булуга карамастан, машиналар тыз да быз йө­реп кенә тора. ЮХИДИ хез­мәткәре, аларны туктатып, ни сәбәпле болай соң юлга чыгулары белән кызыксынды, документларын тикшерде, исерек хәлдә түгелме икәнлеген дә ачыклады. Төнге сәгать беренче унбиш минут. Каршыбызга уктай очып диярлек "ВАЗ- 21074" автомобиле килә. ЮХИДИ машинасын күрүгә, тизлеген киметте. Инспектор туктарга әмер биргәч, машинасыннан төште, шофер үзен сәеррәк тота. Борчылуы урынлы икән шул, үзен Чүтидән дип таныштырган шоферның автомобиль белән идарә итү хокукы бирүче таныклыгы бөтенләй булмавы, бераз кызмача булуы да ачыкланды. Төрлечә акланырга тырышса да, өлкән лейтенант Илфат Әхмәтов аңа карата Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсенең 3 часте буенча беркетмә төзеде. Бу маддә спитрлы эчемлекләр кулланган хәлдә һәм автомобиль белән идарә итү хокукы бирүче таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы бе­лән идарә итү турында.

19 гыйнвар төнендә рейд­ны Олы Кайбычта дәвам иттек. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә Илфат Әхмәтов "Нива" автомобилен туктатты. Ул Бәли авылы кешесе булып чыкты. Качману хөрмәте­нә ул да хәмер белән сыйланган. Аңа да бу юлы Россия Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә беркетмә тутырылды. Шоферларның барысы да исерек килеш йөргән өчен 1,5 елга автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан колак кагулары, шуның өстенә 30 мең сум штраф та түлә­тү­ләре турында яхшы белә. Бер ел эчендә кабат салмыш хәлдә эләксәләр, таныклыкларын өч елга алу­лары һәм 50 мең сум штраф сугылудан да хә­бәрдар. Шуны белә торып та, кагыйдәләрне үтә­мәү­ләре генә аңлашылмый. Әлеге шоферларның икесе дә җәмәгать суды каршысына басты. Бу хакта газетабызның алдагы санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта исерек машина йөртүчеләрне төнге рейдларда аулыйлар