Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне туган көннәре белән котладылар

Адәм балалары арасында төрле язмышлы кешеләр бар. Кайберәүләр тормышта үрләр яулый, ә икенче берәүләр Ходай Тәгалә тарафыннан төрле сынауларга дучар ителә. Федоровское авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, тормыш сынаулары аша үтеп, картлык көннәрен кеше ярдәменнән башка дәвам итә алмаган кешеләр бер түбә астына җыелган.

Кеше кайда гына яшәсә дә, туган җирен, туган нигезен, шул авылның кешеләре, тирә күршеләре белән аралашу мизгелләрен сагынып яши. Шушы көннәрдә үзләренең туган көннәрен билгеләп үткән Тамара Батракова, Сания Фәттахова һәм Юрий Карнилов та бу көнне якыннарын, туганнарын көткәндер, билгеле. Биредә алар аралашуга сусаган.

Тамара Батракова Горький шәһәрендә туып-үскән. Әтисе теплоход капитаны булганлыктан, аларга еш күченеп йөрергә туры килгән. Кыз чагында ук соңгы төпләнгән урыннары Кама Тамагы районы булган. Ул шунда олы яшькә җиткән, туганнарын, якыннарын югалтып, үзе генә калгач, өч ел элек бирегә килгән. Шушы көннәрдә аңа 81 яшь тулды.

Сания апа Фәттахова тумышы белән Кече Кайбыч авылыннан. Соңгы елларда картлык көннәрен апасы Оркыя белән үткәргәннәр. Әлфия апасы Яр Чаллы шәһәрендә яшәп бакыйлыкка күчкән. Узган ел бер йортта кайгыны да, шатлыкны да бергә уртаклашып яшәгән Оркыя апасы да гүр иясе булган. Яңа гына 79 яшен тутырган Сания апа бер елга якын гомерен интернатта яши. Шулай да, авылдашлары Сания апаны, шул ук авылдан килгән Мәрьям апа Нигъмәтуллинаны бөтенләй онытып бетерми, бәйрәмнәрдә авылда яшәгән тирә- күршеләре, ерак туганнары килгәли. Рамазан аенда алар янына авыл имамы Мәгъсүм хәзрәт Тимершин белән авыл аксакалы Әүхәдулла ага Яруллин күчтәнәчләр алып килгән. Интернат-йортта районыбызның төрле авыллары кешеләре бар. Кече Кайбыч кешеләре үрнәгендә яныннарына авылдашлары, тирә күршеләре килсә, алар өчен бу зур куаныч булыр иде.

Бу көннәрдә туган көнен билгеләп үтүчеләрнең өченчесе - Починок авылыннан килгән Юрий Карнилов. Ул 76 яшен тутырган, биредә җиде ел яши. Сәламәт чагында колхозда эшләп йөргән. Интернат хезмәткәрләре әйтүенчә, аның янына да, бик сирәк булса да, апасы килеп китә икән.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Миңнуллина чәчәкләр, бүләкләр, татлы торт тапшырдылар.

- Биредә яшәүче картлар аралашуга сусый. Килеп керүгә аралашырга, сораштырырга тотыналар. Күбесе яшәгән нигезләрен сагына. Шуңа күрә алда торган өлкәннәр декадасы көннәрендә авылдагы өлкәннәрне бәйрәм мәҗлесенә чакырган вакытка биредә яшәүчеләрне дә үз авылларында шул мәҗлесләрдә катнашырга алып китәчәкләр, монда кире китереп куячаклар. Бу эш авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнде. Декада барышында, һава шартлары мөмкинлек бирсә, интернатта яшәүчеләр өчен Сабан туе үткәрергә уйлыйбыз, - диде Чулпан Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне туган көннәре белән котладылар