Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта көзге чәчү финиш сызыгына якынлаша

Урып-җыю төгәлләнде, кырлар игеннәрдән бушап калды. Игенченең ял вакыты җитте, дип уйлаучылар нык ялгыша. Икенче ел уңышына көздән үк нигез салына - саламнан арындырылган кырларда эшнең кызган чагы.

Игенчеләребез сынатмый - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Кайбыч районы туфрак эшкәртү буенча республикада беренче урында бара. Район хуҗалыкларында план буенча барлыгы 30912 гектар мәйданда туфрак эшкәртелергә тиеш. 5 сентябрьгә шуның 20475 гектарында эш башкарылган да инде. Шул исәптән, 2469 гектары туңга сөрелгән, 16231 гектары өстән генә эшкәртелгән, ә 1800 гектары тирән сөрелгән. Туфрак эшкәртү буенча эшнең яртысыннан артыгы, төгәлрәк әйтсәк, 66 проценты башкарылган инде.

Саннардан күренгәнчә, хуҗалыклар туфракны өстән генә эшкәртүгә өстенлек бирә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, туфракны туңга сөрүгә күбрәк игътибар итсәләр, отышлы булыр иде. Көннәр җылы, явым-төшем дә җитәрлек, шуңа күрә, өстән генә эшкәртелгән мәйданнарда чүп үләне тизрәк күтәрелә. Туңга сөрелгән кырларда сабан туфракны әйләндереп каплап бара, димәк чүп үләннәре дә аста кала.

"Алтын кырлар" җәмгыяте белгечләре бу мәсьәләдә дөрес фикерли, биредә туңга сөрүгә өстенлек бирелә. 5 сентябрьгә 2220 гектарда эшне тәмамлаганнар. "Гөбенә"дә бу күрсәткеч 703, "Заволжье"да 376 гектарга туры килә.

Шул ук вакытта районда көзге чәчү дә төгәлләнү алдында. Арыш чәчү планы 100, көзге бодайныкы 97 процентка үтәл­гән. "Гөбенә" агрофирмасының Иске Чәчкаб филиалындагы 170 гектарлы мәйданда Юрий Кортников "Нью Холланд" тракторына тагылган "Корш" агрегаты белән көз­ге бодай чәчә.

- 8 августта ук эшкә керешкән идек. Шуннан бирле 1800 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчтек. Агрофирманың төрле филиалларында эшләргә туры килде, - ди яшь механизатор. Ә агрофирма буенча көзге бодайны барлыгы 2576 гектар мәйданда чәчкән­нәр. Юрий үзе Олы Тәрбит авылы егете. Узган елның көзендә армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башлаган. Җиргә мәхәб­бәте туган төбә­гендә төпләнергә мәҗбүр иткән аны. Тәҗрибәле шофер Николай Таймасов "КамАЗ" машинасында чәчү агрегатын орлык белән тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта көзге чәчү финиш сызыгына якынлаша