Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта һәм тагын ике районда эшмәкәрлекне үстерү буенча пилот проект тормышка ашырыла

"Татарстан Республикасының аерым муниципаль районнарында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше динамикасын күтәрү" пилот проекты әзерләнде. Әлеге проект республиканың өч районында- Кайбыч, Нурлат һәм Аксубай районнарында тормышка ашырылачак.

Кайбычтагы җәмәгатьчелек үзәкнең актлар залында шул проектны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин, вице-президенты Рәфыйк Шәйхетдинов, райондагы шәхси эшмәкәрләр, агрофирмалар җитәкчеләре катнашында узган бу сөйләшүдә Кайбычта бизнесны үстерү юллары хакында сүз барды. Рәфыйк Шәйхетдинов үз чыгышында әйтеп узганча, бу пилот проект хәзерге көндә гамәлдә булган предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, яңа компанияләр оештыруга юнәлдерелгән. Әлеге өч район берничә кретирий буенча сайланган.

-Безне сездә урта һәм кече эшмәкәрлек буенча эш торышы канәгатьләндерми. Хәлне ничек уңай якка үзгәртергә була? Нинди үсеш юлын сайларга? Проектның максаты- 2016 ел ахырына кадәр Кайбыч, Аксубай, Нурлат районнарында кече һәм урта эшмкәрлектә әйләнешне 30-45 процентка арттыруга ирешү, эшмәкәрлекне тотрыклы рәвештә үстерү өчен инвестицион нигез әзерләү. Проект белән нәтиҗәле идарә итү өчен өч районга бер идарә итүче компания оештыру күздә тотыла,- диде чыгыш ясаучы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәтен белдереп, мәсьәләнең урынлы күтәрелүен белдерде.

-Проект булса, чыннан да, һәр эшне тормышка ашырырга була. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең сүлпән булуының сәбәпләре дә бар,- диде ул.- Беренчедән, Кайбычның мөстәкыйль район булып яши башлавына әле 20 елдан артык кына, район үзәгендә дә халык саны күп түгел. Әмма, шушы районның патриоты буларак, без сәбәпләр эзләп утырырга түгел, ә аерым чаралар күрергә тиешбез. Кайбыч Казанга чагыштырмача якын урнашкан, шуңа да көчле инвесторларга безгә таба юл күрсәтергә кирәк. Без аларга җирне бушлай бирергә, коммуникация, газлаштыру мәсьәләләрендә дә ярдәм итәргә әзербез. Безнең үзебезнең дә инвестицион программаларыбыз бар. Мәсәлән, Колаңгыда сәгатенә 300 тонна ашлык кабул итү мөмкинлеге булган куәтле элеватор төзелә. "Россия имәнлекләре" проекты да безнең район территориясендә- Кайбычта тормышка ашырылачак. Шул проект буенча чит илләрдән килгән белгечләр катнашында зур киңәшмә дә үткәрелде. Кайбыч белән чит илләр дә кызыксына икән, димәк, ул алга таба туристлар кызыгырлык район булачак. Без эшмәкәрләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзербез.

Әйе, чыгыш ясаучылар әйтеп узганча, кече бизнес туксанынчы еллардагы кебек үзеннән-үзе гөрләп китә алмый. Ул вакытта яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек кибетләр ачылды,үз эшен башлап җибәрүчеләр күп булды. Барыбызга да яхшы таныш эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин да шундыйлардан.

-Һич яшермим, ул чорда миңа эш башлап җибәрәсе бик кыен булды. Эшмәкәрлеккә безнең район иң соңгысы булып кереп китте. Әле ярый әкренләп-әкренләп приоритетлар үзгәрде. 2000 елда бездә дә беренче кибетләр пәйда була башлады. Эшмәкәрләргә төрле прогарммалар бар хәзер, әмма аларны тагын да камилләштерәсе бар әле,- дип теләк тәкъдимнәрен җиткерде ул.

Кем дә булса тагын эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлар әле, дип көтеп утыру- пассив юл. Киресенчә, халыкның активлыгын күтәрү буенча максатчан эш алып барырга кирәк. Бизнесны заман таләбе буенча, халык ихтыяҗын өйрәнеп оештырырга кирәк. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүчеләр попечительләр Советы рәисе итеп район башлыгы Альберт Рәхмәтуллины, урынбасары итеп башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта һәм тагын ике районда эшмәкәрлекне үстерү буенча пилот проект тормышка ашырыла

2
X