Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта машина йөртүчеләр бензинның сыйфаты турында

Бүгенгедәй космик тизлек заманында бик күпләр алтынга тиң вакытларын бушка уздырмаска тырыша. Эш белән мәшгуль кешеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә, вакыт җитмәүдән зарлана.

Җәяү йөрү күпкә файдалырак булса да, без, заманнан калышмаска тырышып, транспорт чараларына өстенлек бирәбез. Машина үзе генә йөрми шул, аңа даими рәвештә ягулык салып торырга кирәк. Техниканың шәп йөрүе ягулыкның сыйфатына турыдан-туры бәйле икәнлеген шоферлар яхшы белә. Шулай да, бездә бензин сыйфатлымы соң? Әлеге сорауга җавап табу өчен без райондагы бердәнбер автозаправка станциясенең өлкән операторы Мөнир Баһавиевка һәм машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге АЗСта ул ачылган беренче көннән бирле эшлим. Әлегә кадәр беркемнән дә бензинның сыйфатына дәгъва белдергәннәрен ишеткәнем юк. Ягулык сыйфатына шик туса, алар товар чегында күрсәтелгән "кайнар линия" телефоннары буенча шалтырата ала, сайт эшли, тәкъдимнәр һәм шикаятьләр кенәгәсе дә клиентларыбызның күз алдында. Әле күптән түгел генә бездә ягулыкның сыйфаты һәм класслылыгы буенча Татарстанның нефть инспекциясе тишерү уздырды. АЗСтагы ягулыкны әледән-әле пробага алып торалар. Күкерт буенча ГОСТ таләпләренә туры килмәгән товарны сату рөхсәт ителми,- ди оператор.

Әмма без сорашкан машина йөртүчеләрнең фикере Мөнир Баһавиев сөйләгәннәр белән бик үк тәңгәл килми.

- Экономия максатында бензинны шәһәрдә салдырып кайтырга тырышам. Безнең автозаправкада салынган шул ук 20 литр бензин тизрәк бетә,- ди сигез ел буена машинада йөрүче Алия.

- Бензинның сыйфатын яхшыртасы иде. Бәясе гел артып тора бит.

Өлкән оператор Татарстандагы автозаправка станцияләрендә сатылучы мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык игълан ителүеннән хәбәрдәр. Ә без сораштырган шоферларның кайберләре бу турыда ишетмәгән. Айлык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 26 октябрендәге карары нигезендә 11 ноябрьдән башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта машина йөртүчеләр бензинның сыйфатыннан канәгать түгел