Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта "Милләтләр кроссы" яңа стадионда узды

Кайбычта бүген "Милләтләр кроссы" узды. Районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәт коллективлары катнашындагы бу ярыш беренче тапкыр Олы Кайбыч мәктәбе янындагы стадионда узды. Бу стадион яңа әле. -Бүген ярышта йөгерүчеләргә уңайлы булчак,- диде Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Гөлинә Габдрахманова.- Чөнки йөгерү юлы асфальт белән түгел, ә махсус резина...

Ярышны оешмаларда эшләүче хатын-кызлар башлап җибәрде. Алар арасыннан беренче булып Кошман кызы- Ульянково мәктәбендә быел гына эшли башлаган педагогик-психологик үзәк хезмәткәре Айсылу Хайруллина килде. Икенче урында- Гөлинә Габдрахманова, өченче урында- үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре- Анастасия Губеева. Ир-егетләр арасында да ярышта катнашучылар күп булды. Финиш сызыгын беренче булып гадәтән тыш хәлләр бүлегеннән Илназ Әскәров узды. Икенче-өченче урыннарда- финанс-бюджет палатасыннан Газинур Кадыйров, район электр элемтәсе узелыннан Илназ Сәлахиев. Бу көнне мәктәп укучылары ГТО нормасы да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Мииләтләр кроссы” яңа стадионда узды