Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта мәктәп автобусларын тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекләр табылмады

Хәзер күрше авыллардан йөреп укучыларга рәхәт: мәктәп автобусы килеп ала һәм китереп куя.

Ә без тугыз чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөреп укыдык. Иртән чыгып ки­тә­без, кич белән генә өйгә кайтып керәбез. Иминлегебез турында беркем дә кайгыртмаган, теләсә нинди һава шарларында да дәрес калдырмадык. Автобуста йөрүче балаларның юллары хәвефсезме соң? Ата-аналар иң кадерле кешеләрен аларга курыкмыйча утыртып җибәрә аламы? Райондагы мәктәп автобусларының торышы, эшчәнлегенә бәйле сораулар белән без мәгариф бүлегендә бу мәсьәләне контрольдә тотучы баш белгеч Рамил Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Райондагы 11 мәктәп автобусы 30 авылдан 6 мәктәпкә 395 баланы ташый. Татарстан Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 августындагы "Мәктәп автобуслары маршрутларын ачу турындагы нигезләмәне раслау турында"гы карары буенча, балаларны мәктәп автобуслары маршрутлары буенча йөртү­нең заказчысы - җирле үзидарә органнары. Бу норматив акт буенча мәктәп транспортының паспорты формасы расланган, аны тутыру, раслау таләпләре булдырылган. Эшчәнлек Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Мә­га­риф һәм фән министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИе белән килештерелгән.

Белгеч сүзләренә караганда, шоферларның сәламәтлеген, аекмы икәнлеген тикшерү өчен район үзәк сырхауханәсе белән килешү төзелгән. Килешү нигезендә махсус билгеләнгән медицина хез­мәт­кәре, авылларда фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре шоферларны җентекләп тикшерә.

Чөнки берәр күңелсез хәл килеп чыкса, аңа рейска чыгарга рөхсәт биргән медицина хезмәткәре дә җавап тота. Мәктәп директорларының техник күзәтү үткәрергә хокук бирүче таныклыклары бар, алар Тәтеш, Казанда оештырылган курсларда укып кайткан. Балалар йөртүче автобусларның "ГЛОНАСС + 112" спутник навигациясе системасы җиһазлары белән тәэмин ителүе автобусның кайда икәнлеген, тизлеген компьютердан күрсәтә. Шуңа да маршруттан читкә китә алмыйлар. Укучыларны ярышка, бәйге-фестивальләргә, олимпиадаларга башка шәһәр- районнарга алып барырга кирәк булса, моны район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, мәгариф бүлеге начальнигы белән килештереп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, "ГЛОНАСС + 112" системасына хәбәр итәләр икән. Ерак юлга чыгар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре өстәмә техник күзәтү оештыра. "ГЛОНАСС + 112" системасының төзеклеген контрольдә тоту өчен "Цифрлы куркынычсызлык" фирмасы белән килешү төзелгән. Автобуста система сафтан чыкса, алар килеп ремонтлый, ай саен тикшереп торалар. Ноябрьдә өч мәктәп автобусының "ГЛОНАСС + 112" системасының срогы чыккан, җиһазлары искергән, шуңа да аларны яңасына алыштырганнар. Әлмәттә балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы автобусларның төзеклеге, шоферларның эшчәнлеген тикшерү турында хат җибәргән. Шул хатка нигезләнеп, ЮХИДИ хезмәткәре, башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары мәктәп автобусларының торышына чираттан тыш тикшерү үткәргән. Анда транспорт чарасының техник хәле, "ГЛОНАСС" системасы булуы, шоферларның квалификациясе, юл документлары тикшерелгән, өстәмә инструктаж үткәрелгән.

- Районда асфальт юл кереп җитмәгән авыллар да бар. Ул авыллардагы укучылар мәктәпкә ничек йөри? - дип сорау бирәм Рамил Зиннәтуллинга.

- Монысын да җайга салырга тырышабыз. Әйтик, Кече Урсак, Бушанча авылларыннан балаларны махсус җайлаштырылган "УАЗ" автомобиле алып килә. Киләчәктә бу авылларга да асфальт, таш юл салыначак.

Районда иң зур база мәктәпләренең берсе булган Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Алия Биккулова белән дә очрашып сөйләштем.

- Мәктәпкә 12 авылдан 80нән артык бала йөреп укый. Аларны йөртү өчен техник мөмкинлекләребез җитәрлек: "ПАЗ", "Фиат Дукато", ике "КАВЗ" автобусыбыз бар. Әле күптән түгел яңа "Пежо Ситроен" автобусы кайтты, хәзер дәүләт номеры артыннан йөрибез. Шоферлар Мәсхүд Галиев, Рафис Зәйнуллин, Ленар Сибгатуллин, Борис Зарипов үз вазифаларына җаваплы карый. Ике автобуска шушы араларда Казандагы бер фирмада бераз ремонт ясаттык. Автобуслар рейска чыгар алдыннан, мәктәпнең шәфкать туташы Мария Чернова шоферларның сәламәтлеген тикшерә. Шофер гаебе белән автобус тоткарланганы юк, кайвакыт укучылар гына соңга кала. Кайчакта шоферларга аларны эзләп тә йөрергә туры килә әле, - диде ул.

- Мәктәп автобусында алтынчы ел эшлим. Рус Бәрлебашы, Кече Кайбыч авылларыннан балаларны йөртәм. Балалар күп, шуңа да ике рейс ясарга туры килә. Бар теләгем - аларны хәвеф-хәтәрсез йөртү, - ди Мәсхүд Галиев.

- Мәктәпкә бару өчен иртәрәк торырга туры килә, шулай да, без хәзер күнектек инде, биш-алты чакрым җәяү киләсе килми бит, - ди Иске Чәчкабтан йөрүче укучылар.

Күргәнегезчә, укучыларны автобуста куркынычсыз йөртү мәсьәләсе ныклы контрольдә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки балалар иминлеге - иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта мәктәп автобусларын тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекләр табылмады