Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңышлы дәвам итә

Татарстан Президентының хәер-фатихасы белән башланып киткән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе Кайбычта ел саен оешкан төстә үтә. Бу акция быел да тулы көченә узачак дип әйтергә тулы нигез бар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның "Шәфкатьлелек" хәйрия фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерү турындагы тәкъдиме барлык хезмәт коллективларында да хуплау табар дип...

Әле 1 сентябрьгә ераграк кебек, базарда да китап-дәфтәрләр, башка төр уку-язу әсбаплары, сумкалар, мәктәп формасы, спорт киемнәре сәүдәсе гөрләми. Бу якшәмбедә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре "Бер гаилә икенче гаиләгә мәктәпкә җыенырга ярдәм итә" акциясе оештырырга чыкты. Җитәкчеләре Чулпан Камалиева да әлегә базарда мәктәпкә кирәкле товарлар ассортиментының ярлырак булуын әйтте. Безнең район социаль хезмәткәрләре үзләре уйлап тапкан бу акциянең асылы шундый: үз баласына мәктәп әйберләре алучы гаилә башка гаиләгә дә өлеш чыгара. Китап-дәфтәрдән, ручка-фломастердан, кием-салымнан, мәсәлән.

- Без бу чараны узган ел да үткәргән идек. Шул юл белән бик күп гаиләләргә ярдәм иттек, рәхмәтләрен ишеттек, - диде Чулпан Камалиева. - Нәтиҗәсе булгач, аны быел да оештырырга булдык. Безгә бу эштә волонтерлар зур ярдәм күрсәтә. Сатып алучылар калдырган мәктәп кирәк-яракларын без мохтаҗ балаларга тараттык. Базарга сату белән килүчеләр үзләре дә акциябезгә кушылды: мәктәп өчен кирәк кирәкле товарларын бүләк итеп калдырдылар.

Йөзләрчә балага шатлык бүләк итүче бу акциягә кайбычлылар теләп кушыла. "Кайбыч" полициясе бүлекчәсенең өлкән дознавателе Илсөяр Маланьева да шундыйлардан.

- Гаиләнең аз керемле яки күп балалы булуында, я булмаса, ата-аналарының эчкечелек белән шөгыльләнүендә, ятим калуында мәктәпкә җыенучы баланың бер гаебе дә юк бит, - диде ул. -Һәр укучының мәктәпкә матур итеп киенеп барасы килә. Аларның берсе дә үзен башкалардан ким хис итмәсен иде. Шуңа да мин дә, хезмәттәшләрем дә хәйрия акцияләрендә теләп катнашабыз.

Барлык оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә дә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе турында зур сөйләшү булды. "Безнең ярдәмгә мохтаҗ бер гаилә дә читтә калырга тиеш түгел", - диде муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, залга мөрәҗәгать итеп. Аның ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова чыгышыннан күренгәнчә, башка елларда һәр коллективка ярдәмгә мохтаҗ балалар беркетелә иде. Ә быел аларны "Шәфкатьлелек" фондына кергән акчалар хисабына киендерәчәкләр. Быел безнең районнан 172 укучы беренче класска керә, шуларның 28е хәйрия ярдәменә мохтаҗ. Алардан тыш, 2-11 классларда укучы 74 бала аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә. Аларга да ярдәм күрсәтеләчәк.

"Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш". Бу сүзләрне инде әллә кайчан Утыз Имәни язып калдырган. Хак сүзләр.

«Шәфкатьлелек» хәйрия фондының реквизитлары түбәндәгечә:

ИНН 1621002926 КПП 162101001

Благотворительный фонд «Милосердие»

р/с 40703810201100000047

БИК 049205815

К/с 30101810100000000815

ОАО АИКБ «Татфондбанк» г.Казань

ОГРН 1051653034663

422330 РТ, Кайбицкий район

с.Большие Кайбицы

ул. Строителей, 2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңышлы дәвам итә