Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе уза

Бу атнада Олы Кайбычтагы якшәмбе базарына килүчеләрне гадәти булмаган күренеш каршы алды.

Базарга керү юлында "Өмет" үзәге хезмәткәре Светлана Абросимова микрофоннан сөйли:

- Игътибар! Игътибар! Игътибар! Бүген биредә "Мәктәпкә җыенырга яр­дәм ит!" акциясе уза. Без, волонтерлар, район халкын, оешма-предприя­тие­ләр хезмәткәрләрен, эшмәкәрләрне мәктәп укучыларына ярдәм йөзен­нән уку кирәк-яраклары сатып алырга өндибез. Йөзләгән балага шатлык китерергә сәләтле акциядән читтә калмассыз, дип ышанабыз.

Бу реклама көн дәвамында әллә ничә тапкыр яң­гырады.Әкият геройлары булып киенгән мәктәп укучылары, волонтер дип язылган футболкадагы китапханәчеләр, социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хез­мәткәрләре базар эчендә сатучылар, сатып алучылар белән аралаша.

- Без үзебезнең, күрше районнардан, Чувашия­дән килгән сатучы-эшмә­кәрләрнең һәрберсе янына барып, укучыларга яр­дәм итүләрен үтендек. Арадан ник берсе каршы килсен! Барысы да булышыр, дип уйламаган да идек. Киресенчә, кайбер сатучылар: "Безнең узган елларда сатылмыйча калган мәктәп киемнәре бар, киләсе ялга алып килербез", - диючеләре дә булды, - диде китапханәче Эльмира Хәялиева.

Мәктәп кирәк-яраклары сатылучы палатка янында да ыгы-зыгы. Социаль хезмәткәрләр аның янә­шә­сенә "Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә мәктәпкә җыенырга ярдәм итә" ди­гән плакат язылган өстәл куйган. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, өстәл­гә ымлап, болай диде:

- Үз балаларына канцелярия товарлары сатып алучылар ярдәмгә мохтаҗларга да өлеш чыгара ала. Күрәсезме, күпме дәфтәр, карандаш, ручка, альбом җыелды инде. Без аларны соңыннан ярдәмгә мохтаҗ балаларга таратачакбыз. Акчалата ярдәм итүчеләр акчаларын махсус тартмага сала.

Кулына нәни кызын кү­тәргән әни дә, улына мәк­тәпкә уку-язу әсбаплары алгач, бер өлешен шул өстәлгә китереп куйды. Федоровскоедан Ольга Бутрова булып чыкты ул.

- Бик яхшы акция уйлап тапканнар. Бер бала да үзен мәктәптә башкалардан ким итеп хис итәргә тиеш түгел, - диде Ольга.

Газ хезмәтендә эшләүче Әлфия Галләмова белән Гөлгенә Сөнгатуллина да укучыларга бүләк алды.

- Безнең балалар мәктәпне күптән тәмамлады инде. Ярдәмебез Рамазан аенда сәдака булып ирешсен иде. Балалар исән-сау, бәхетле булсыннар, - дигән теләктә алар.

Полиция хезмәткәре Илсөяр Маланьева да быел беренче класска керүче кызы Зәринәгә генә түгел, башка балалар өчен дә бүләк алды.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең исемлеген авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп әзер­лә­гәннәр. Барлыгы 150 гә якын баланы мәктәпкә әзерләү бурычы тора. 18 августта шундый акция кабат узачак. Бу юлы инде анда укучыларның үзләрен дә ата-аналары белән бергә чакырачаклар. Сез дә ки­легез, балаларга бәхетле мизгелләрне бергәләп бүләк итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе уза