Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Парклар һәм скверлар елына быел ук старт бирелде

Туган җирнең матурлыгы аның табигатенә карап та бәяләнә. Экологик хәлне тагын да яхшырту, туган төбәгебезне яшеллеккә күмү, гөлбакчага әйләндерү мәсьәләсенә республикада, шул исәптән Кайбыч районында аерым зур игътибар бирелә. Моның шулай булуы аңлашыла да: сулар һавабызның, яшәгән җиребезнең чиста булуы безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.

Табигатьне саклау максатында Татарстанда тагын бер зур адым ясалды: республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан итте. Алдагы ел Россия күләмендә Әдәбият елы булып килсә дә, безнең республикада, моңа өстәп, җәмәгатьчелекнең игътибарын парк территорияләрен үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә дә юнәлтергә булдылар. Кайбычта моңа әзерлек инде бу елдан ук башланып китте дип әйтергә дә була. Шимбә көнне "Кайбыч" боз катогы янында узган өмәдә булачак паркка нигез салынды. Яшь хоккейчылар, гомумән, барлык спорт яратучылар күптән көтеп алган бу каток моңа кадәр буш торган мәйданда пәйда булган иде. Әлеге мәхәббәт бина бөтен авылга ямь биреп торса да, тирә-юне төзекләндерү, яшелләндерүне таләп итә. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин таләп куйды: каток тирәсе матур булырга, көлеп торырга тиеш! Хәзер бу юнәлештә эш дәвам итә. Шимбә өмәсенә чыккан оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре анда агачлар утырту өчен урын әзерләде. Моңа кадәр билдән чүп үскән, каты кура үскән бу мәйданда шушы араларда яшь үсентеләр утыртылачак. Әле алай гына да түгел, тора-бара каток территориясе яшеллеккә күмелгән ял урынына әйләнәчәк. Бу урындагы күл тирәсендә дә төзекләндерү эшләре алып барылачак. Күлгә ташландык чишмә суы да ага, әлеге чишмәгә дә җан өрәчәкләр. Кайбычлыларның табигатне яратуы әнә шундый гамәлләрдә ачык күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Парклар һәм скверлар елына быел ук старт бирелде