Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Республика көне уңаеннан зур бәйрәм узды

Республика көнендә Олы Кайбычтагы Сабантуе мәйданында бәйрәм үткәрү бездә матур гадәткә әйләнде. Бәйрәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли ашларын, мәдәниятен чагылдырган йортларны караудан башланып китте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә, ул кунакчыл йортларның барысында да булды һәм авыл җирлекләренең бәйрәмгә әзерлекләренә югары бәя бирде. Гармун тавышлары, татар, керәшен татарлары, руслар, чувашлар башкарган җырлар бөтен Кайбычка таралды. Әнә руслар, керәшеннәребез такмак әйтә-әйтә ут чыгарып бии, кунакларны да кара-каршы биергә чакыра. Күңелләр җилкенә, бар да шат, кыскасы, халкыбыз бөтен мәшәкатьләрен онытып ял итте ул көнне. Район башлыгы Алберт Рәхмәтуллин мәйданда тәбрикләү чыгышында да Татарстаныбызның даны еракларга таралуы, аның көчле булуына, республикабыз үсешенә кайбычлыларның да зур өлеш кертүенә басым ясады.

Республика көненә үзләренең сәүдә нокталары белән килгән авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков та, район газетасы журналистлары белән аралашканда, бәйрәм атмосферасының аеруча җылы булуына игътибар итеп:

-Татарстан чыннан да чәчәк атучы республика. Бездәге тотрыклылык, милләтләр дуслыгы, әлбәттә, республика җитәкчелегенең дөрес сәясәт алып баруына бәйле. Бүген Украинада, шул исәптән, Луганск шәһәрендә сугыш бара. Миңа бу шәһәр кадерле, чөнки югары белемне шунда алдым. Дусларм да күп анда. Бүген Украинада яшәүче тыныч халыкка бу сугыш кирәкми. Бүген аларның йортларын, мәктәп, дәвалау учреждениеләрен җимерәләр, кибетләр эшләми, кешеләр подвалларда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр, ут-газ юк, бер гаепсез кешеләр үлә. Бу- коточкыч,- диде.

Республикабызны матур эшләре белән бизәүче тырыш Кайбыч халкы алдына якташ җырчыбыз Алина Давыдова концерт куйды. Аңа районыбыз үзешчәннәре дә кушылды. Ә балалар, өметле киләчәгебез, аттракционнардан китеп тә тормады. Бәйрәм фейерверк һәм яшьләр дискотекасы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Республика көне уңаеннан зур бәйрәм узды