Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта савымчылар бәйгесендә җиңү Борындыктан Гөлзада Әхмәтҗановага елмайды

Бүгенге язмабыз үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән илебез табынын баетуда лаеклы өлеш кертүче терлекчеләр турында. Таң әтәчләреннән дә иртәрәк торып, таныш сукмаклар буенча фермага, сыерлары янына ашыга алар.

Араларында озак еллар савымчы булып эшләп, бай тәҗрибә туплаганнары да, яңа гына фермага килеп, савымчы һөнәренең нечкәлекләренә төшенә башлаганнары да бар. Олы Урсакта узган машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесендә дә төрле яшьтәге терлекчеләрне күрергә була иде. Фермага яшьләр килүенә шатланырга кирәк.

Район күләмендә 21 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә катнашучылар арасында Борындыктан Гөлзада Әхмәтҗанова быел да бар.

- Бу бәйге миңа бәйрәмне хәтерләтә. Районның барлык хуҗалыкларыннан килгән хезмәттәшләр белән очрашабыз бит. 2011 елгы бәйге миңа җиңү китергән иде, район данын Алабугада яклап кайттым, - диде ул ак халатын кия киешкә. - Бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Мәктәпне тәмамлауга ук савымчы булып эшли башладым. Ферма сукмагы таптый башлавыма да 31 ел гомер узган.

Савымчыларның савым аппаратларын вакытка сүтеп-җыюларын күзәтәм. Еллар дәвамында ничәмә-ничә тапкыр шул эшне башкарсалар да, бераз каушыйлар да кебек. Араларында өлкәнрәге булган бер савымчы апаның кулларына күз иярми. Бәрлебашыннан Разыя Сөнгатуллина булып чыкты ул.

- 1974 елда Кече Кайбыч фермасында әллә ничәшәр баш сыерны кул белән савып чыныгу алдым мин. Хәзер эш шартлары яхшырды. Машина сауган сөтне дә потлы чиләкләр белән ташымыйбыз, сөтүткәргечләр аша сөт блогына җыела. Үзем лаеклы ялда, кышка кадәр эшләрмен дип торам әле, - диде ул.

Бу көнне ясалма орлыкландыру технологлары да һөнәри осталыкта көч сынашты. Хуҗа Хәсәннән Николай Казаков, өч тапкыр районда җиңү яулап, республика ярышларында да катнашты. Узган ел Хуҗа Хәсән фермасында ясалма юл белән 360 баш бозау алганнар. Иске Тәрбиттән Валерий Зайцев, безнең хезмәтнең нәтиҗәсе бозаулар туу күрсәткечендә ачык чагыла, диюе белән хаклы. Чүтидән Рәшит Зөбәеров бу бәйгедә алты тапкыр җиңгән! 2011 елда Биектауда беренче урынны яулап, Нальчикта республика данын яклаган.

Савымчылар бәйгесендә Борындыктан Гөлзада Әхмәтҗанова җиңүгә иреште. Икенче-өченче урыннарда - Хуҗа Хәсәннән Мария Таймасова, Багайдан Мөршидә Габиева.

Малларны ясалма орлыкландыру технологлары арасында җиңүче - Мөрәледән Альбина Тимершина. Олы Тәрбиттән Светлана Кошкина, Колабирдедән Валентина Катомина икенче-өченче урыннарда. Беренче урынны яулаучылар республика бәйгесендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта савымчылар бәйгесендә җиңү Борындыктан Гөлзада Әхмәтҗановага елмайды