Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта урып-җыю эшләре башланды

Кайбыч районы игенчеләре, республикада беренчеләрдән булып, урып-җыю эшләренә кереште.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин механизаторларның барысына да хезмәт уңышлары, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуларын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп эшләүләрен теләде.
"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы ("Алтын кырлар") комбайнчылары арыш һәм көзге бодай кырларын суктыра башлады.
-Эшкә яхшы кәеф белән керешәбез,- диде җәмгыятьнең алдынгы комбайнчыларынңы берсе Рифат Фәхретдинов.-Мега-класс комбайннары элеккеге совхоз кырына көзге бодай , ә Акрослар Багайда арыш суктыра башлады.
Районның калган хуҗалыкларында бүген-иртәгә урып-җыюга керешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта урыпҗыю эшләре башланды