Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта ветеринария врачлары, ясалма орлыкландыру операторлары катнашында узган киңәшмәдә терлекчелек тармагы хакында фикер алыштылар

Быелның беренче кварталы сөтчелек тармагында эшләүчеләр өчен аеруча уңышлы булды: сөт савуда республика буенча өченче урынга чыктылар.

Ә ит җитештерүчеләр ничек эшли, бозау алу күрс­әткече нинди? Мөрәле фермасында агрофирмаларның ветеринария врач­лары, ясалма орлыкландыру операторлары катнашында узган киңәш­мәдә шул хакта фикер алыштылар.

Районда нәсел эше буенча җәмгыять җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин чыгышыннан күренгәнчә, терлекчеләр кышкы салкыннарда сынатмады, мул продукция җитеште­рү­не максат итеп эшләде. Ел башыннан барлыгы 1620 дән артык бозау алынган, ит җитештрү темплары да канәгатьләнерлек. Әмма күрсәткечләрне тагын да яхшырту буенча мөмкинлекләр җитәрлек әле. Иң мөһиме - азык базасы ныклы. Мөрәледәге ветеринария врачы Рафис Әфлиев профилактик чараларның вакытында үткәрелүенең дә продуктлылыкка уңай йогынты ясавын әйтеп узды. Киңәшмәдә катнашучыларга малларны ясалма орлыкландыру турында видеофильм күрсәтүләре дә юкка гына түгел.

Терлекләрнең баш саны артуы шуңа бәйле бит. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үз чыгышында:

- Ясалма орлыкландыру операторларының хезмәте бер дә җиңел түгел, җаваплылык таләп итә. Сыерларның вакытында бозаулавы, сөт саву, ит җитештерү күрсәткеченең нинди булуы аларның үз эшләрен ничек башкаруларын күрсәтә. Продукция булдымы, хуҗалык кассасына акча керә, бу язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чы­гу өчен запас частьләр, ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама алу өчен мөмкинлек бирә. Күргәнегезчә, игенчелек белән терлекчелек бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Быел көн­лек сөт җитештерү күләмен 100 тоннага җиткерү максаты белән эшләргә кирәк, - диде.

Киңәшмәдә язгы ташу чорында су басу куркынычы янаган фермалардан мал­­ларны кайсы фермаларга күчерү мөмкинлеген уйлау, җәйге лагерьларны төзекләндерү, фермаларны ремонтлау, дезинфекция ясау, ферма тирәләрен чистарту хакында да әңгәмә кордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта ветеринария врач¬лары, ясалма орлыкландыру операторлары катнашында узган киңәш¬мәдә терлек...