Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта яңа ысул белән операция ясадылар

Заман белән бергә тормышыбыздагы барлык төрле технологияләр дә камилләшә бара. Узып киткән ел ахырында Кайбыч районында медицина өлкәсендә вакыйга булды - район үзәк сырхауханәсендә кисмичә операция ясадылар. Заманча технологияләр кулланып, әллә нинди катлаулы операцияләр башкарылуын ишетеп белсәк тә, безнең Кайбычта югары технологияле шушындый операция ясауны вакыйга дими тагын ни дисең?!...

Заман белән бергә тормышыбыздагы барлык төрле технологияләр дә камилләшә бара. Узып киткән ел ахырында Кайбыч районында медицина өлкәсендә вакыйга булды - район үзәк сырхауханәсендә кисмичә операция ясадылар.

Заманча технологияләр кулланып, әллә нинди катлаулы операцияләр башкарылуын ишетеп белсәк тә, безнең Кайбычта югары технологияле шушындый операция ясауны вакыйга дими тагын ни дисең?! Ышануы авыр булса да, бу хәл тормышка ашты. Без исә, шул хакта тулырак мәгълүмат алу өчен, көн героеның үзе - район үзәк сырхауханәсе хирургы Рамил Сабитов белән очраштык.

- Рамил Рәшитович, мондый операция ясау уе ничек туды һәм әлеге операция, гомумән, ничек ясала?

- Эндовидеотехника кулланып, гади генә итеп әйткәндә, тәнне аз җәрәхәтли торган юл белән операция ясау зур шәһәрләрдә инде шактыйдан тормышка ашырыла. Аның уңайлылыгын сөйләп-аңлатып тору артыктыр. Гадәти юл белән ясалган операциядән соң, тәннең йомшак тукымалары бик озак төзәлгәнлектән, авыруга тернәкләнү өчен шактый вакыт таләп ителә. Ә инде бу төр операция ясаганда йомшак тукымалар аша бик нечкә видеокамера һәм операция ясый торган инструмент кертелә. Мондый операциядән соң авыру, билгеле инде, тиз арада аякка баса. Әлеге операцияне ясау өчен кирәкле җиһазлар бездә дә бар. Ни өчен аларны кулланмаска әле, дигән фикер килде һәм танышым - башкаладагы медицина академиясе профессоры Лев Славинга мөрәҗәгать итәргә булдым. Аны бирегә китерү өчен, урындагы белгечләрне өйрәтүне сорап, махсус хат язарга туры килде. Ул исә бик шатланып риза булды.

- Ул нинди операция иде һәм аны ясарга күпме вакыт кирәк булды?

- Үт куыгын алдык. Операцияне Лев Ефимович ясады, ә мин аның ассистенты булдым. Пациентыбыз районның бер авылында яшәүче 1975 елгы хатын-кыз иде. Биредә ясарга тәкъдим иткәч, берсүзсез риза булды. Андый операцияләр, организмның анатомик үзгәрешләрен исәпкә алып, 15 минуттан өч-дүрт сәгатькә кадәр барырга мөмкин. Безнеке ярты сәгать дәвам итте, уңышлы килеп чыкты. Зур шәһәрләрдә, гадәттә, әлеге төр операциядән соң икенче көнне үк өйгә чыгаралар, безнең пациентыбыз исә өченче тәүлектә чыкты.

- Әлеге ысулны нинди операцияләр ясаганда кулланырга була һәм аны киләчәктә дә ясачаксызмы?

- Нигездә, барлык операцияләрдә дә. Пациентлар булган очракта, һичшиксез, шушы ысулны кулланырга тырышачакбыз.

Сабитов Рамил Рәшит улы Казахстанда туа. Әтисе - инженер, әнисе - укытучы. 1992 елда балалар хирургиясе буенча Семипалатинск медицина институтын тәмамлый. Каратал шәһәрендәге медсанчастьта, аннан Джамбул шәһәрендә тимерюлчылар сырхауханәсендә эшли. 2000 елда Россиягә күченеп кайта, Татарстандагы медицина университетында клиник ординатура тәмамлый. Туапсе каласындагы тау сырхауханәсендә хирург булып эшли. 2012 елда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чакыруы буенча безгә кайта һәм шул вакыттан бирле район үзәк сырхауханәсендә хирург вазифасын башкара.

Өйләнгән. Кызы Ләйсәнгә - 16, улы Хәлилгә 5 яшь. Хатыны Римма - хуҗабикә. Үз белгечлегеннән тыш, Рамил Рәшит улы иммунология белән кызыксына.

(Иммунология - ят генлы әйберләрнең организмга булган реакциясен өйрәнә торган фән. - А.Г.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта яңа ысул белән операция ясадылар