Кайбычта ясалма орлыкландыру технологлары беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясады
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашында үткән киңәшмәдә уңышлар һәм хәл ителәсе мәсьәләләрне күздән кичерделәр.
- Һәр йөз баш сыердан уртача 62 бозау алынган, чагыштыру өчен - 2012 елның алты аенда бу күрсәткеч 61 иде. Аерма зур түгел, димәк, эшләргә дә эшләргә әле безгә. Ясалма орлыкландыру технологы һәр сыерга игътибарлы булырга тиеш, сау-сәламәт бозаулар алыйк, дисәк, бу - беренче шарт. Терлекчелекнең кереме безнең тырышлыкка бәйле, - диде Нәгыйм Сибгатуллин чыгышында.
1 июльгә кадәр 3114 бозау алынган (былтыр шул вакыт эчендә - 3073). Мөгезле эре терлекләр баш саны район буенча 15548не тәшкил итә. Гадәттәгечә, терлекчелектә алдынгылар сафында "Гөбенә", "Заволжье", "Алтын кырлар" атлый. Иң булдыклы технологлар да биредә эшли. Киңәшмәдә аларны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. "Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалы технологы Мәдинә Мингалиева, мәсәлән, бу вазифада 2007 елдан бирле эшли, ә гомуми эш стажы 30 елдан артып киткән. "Чекмарев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Оксана Емельянова исә терлекчелек фермасына ясалма орлыкландыру технологы булып нибары ике ел элек килгән. Башта ферманы җитәкләгән, хәзер ике эштә дә өлгерә җитез ханым. Агымдагы елның алты аенда аның фермасында 128 сыер каплатылган, 110 бозау алынган. Бүләкләнүчеләрнең тагын берсе - "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалына караган Колабирде фермасы технологы Валентина Котомина. Ул 2004 елдан бирле ферма мөдире булып эшли. "Гөбенә" агрофирмасының Олы Тәрбит филиалы технологы Светлана Кошкинаның тырышлыгы хезмәт нәтиҗәләреннән дә күренә - ул эшкә килгәннән бирле үрчем алу 50 процентка арткан, алты айда 100 сыердан 82 бозау алуга ирешкән. Светлананың хезмәттәше - Чүти филиалы технологы Рәшит Зөбәеровка күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев