Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта “Яшә, урман!” акциясе кысаларында агач утыртырга чыгалар

Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән, дип әйтергә ярата Кайбыч урманчылары. Шуңа да алар Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы тарафыннан 5 октябрьдә бөтен ил күләмендә үткәрелүче "Яшә, урман!" акциясендә актив катнашырга чакыра.

Урманнарны саклау, санитар чистарту, яшь агачлар утырту максатында игълан ителгән акция хакында чираттагы планеркада да зур сөйләшү булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләренә коллективларын агач утырту өмәсенә алып чыгу бурычын куйды. "Бу көнгә Колаңгыда мәдәният йорты ачу тантанасы да планлаштырыла, әмма мин анда үз агачымны утыртып китәчәкмен", - диде ул. Үсентеләр белән Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы тәэмин итә.

- Бездә нарат, карагай, имән, корычагач үсентеләре җитәрлек күләмдә бар. "Яшә, урман!" акциясен урманчылар шатланып кабул итте. Чөнки киң җәмәгатьчелек ярдәмгә килә бит. Быел үзебезнең көч белән дүрт урманчылыкта 100 гектар мәйданда агач утыртырга өлгердек инде. Авыл хуҗалыгы культуралары игәргә яраксыз урыннарга да агачлар утыртыла. Быел Югары Ослан районында, Олы Тәрбит, Федоровское, Пләтәни авыллары янындагы шундый урыннарда 40 гектар җиргә төрле агачлар утырттык. Хәзерге вакытта имән орлыгы җыю белән дә шөгыльләнәбез, - диде орлыкчылык урман хуҗалыгы директоры Фәнис Гыйльметдинов.

Кайбыч үзенең урманнары белән дан тота, аның гербына да киң ябалдашлы меңьяшәр имән агачы төшерелгән.

"Яшә, урман!" акциясенә барыбыз да кушылыйк та, туган ягыбызны яшелләндерүгә үз өлешебезне кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Яшә, урман!” акциясе кысаларында агач утыртырга чыгалар