Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта язгы чәчүнең 80 проценты төгәлләнде

- Кайбыч басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Мондый темплар белән барсак, 9-10 майга чәчүне төгәлләячәкбез. Урыннарда эшләүче җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга, чәчүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы кырларда эш барышы белән танышканнан соң. Бүгенге көндә язгы чәчүнең 80 проценты...

Апрельнең соңгы көнендә без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фир­­­гать Басыйров белән бер­­лектә хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы бе­лән таныштык. Кай­да гы­на барсак та, басуларда эш кайный. Көн­дез дә, төнлә дә куәтле техника гө­релтесе тынып тормый. "Яңа юл" хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре бы­ел да эш­не тиз тотты, чә­чү монда ахырына якынлашкан иде. "Ак барс Кайбыч" ("Алтын кырлар") җәмгыятенең Арыслан бүлекчәсендә, "Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең ("Гөбенә") Кече Под­бе­резье бүлек­чәсен­дә дә механизаторлар чәчүне соңгы гектарларда алып бара. Агрофирмаларда шикәр чө­ген­дере чәчә башладылар. Районда татлы чимал мәйданнары 2350 гектар тәшкил итәчәк.

Надеждинода чөгендер чәчүчеләр Юрий Бладцев, Юрий Пулянин, Илсур Булатов, Илшат Гыйм­ранов та ике сменада эшли. Механизаторлар бер сменада 20-25 гектарда эш башкарырга өл­герә. Мәлки басуларында шикәр чөгендере чәчүче Григорий Лазаревны әл­лә каян танып алдым. Алдынгы ком­байн­чы буларак газета журналистларына яхшы таныш ул. Хезмәт яратучы, аз сүзле игенчене бу юлы туктатып тормадык, алтынга тиң минутларны сарыф итәр­гә яратмаганлыгын яхшы беләбез.

Майның беренче көннә­рендә яуган яңгырларга да игенчеләр шатланды, туфракка дым керә бит, орлыклар яхшы тишелә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта язгы чәчүнең 80 проценты төгәлләнде