Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычтан савымчы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенә әзерләнә

Әй дүшәмбе көнне буран дулап та карады соң! Күз ачкысыз буранда өйдә, җылы кабинетларда тәрәзәдән күзәтеп утырасы берни түгел ул. Ә менә юлда калучыларга кыен, электр, газ белән тәэмин итүчеләргә эш бермә-бер арта. Табигать сынавына бирешеп, электр линияләренә зыян килүе, утсыз калуыбыз да бик ихтимал иде.

Терлекчеләр өчен кышлату чорының һәр көне имтиханга тиң ул. Шуңа да бу чорда икеләтә җаваплылык тоеп эшлиләр. Бүгенге мәкалә әнә шул фидакарьләрнең берсе - Хуҗа Хәсәннән Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязова турында.

- Буран көнне фермадан кайтмадык та дияргә була, - диде ул. - Иртәнге савымнан соң сыерларны утарга чыгарган идек, ул вакытта җиле дә бик юк иде әле. Ә инде төшкә таба кар туздыра башлагач, аларны яңадан куып керттек. Управляющий Валерий Поляков гел безнең янда булды, ут кына бетә күрмәсен дип, кичке савымга иртәрәк керештек. Бәхетебезгә, барысы да яхшы булды, савым аппаратлары да ватылмыйча эшләде, ут та бетмәде, сөт тә кимемәде.

Кырык елга якын ферма сукмагын таптаучы савымчы мондый буран-яңгырларны гына күп күргән инде, шуңа да авырлыклардан курка торганнардан түгел. Көн дә иртәнге сәгать икедә торып, өченче яртыларга фермага барам дип әйтүе белән дә гаҗәпләндерде әле ул. Таң йокысы - татлы йокы, ничек мондый режимга түзәсез дә һәм авызыгыздан ник кенә бер зарлану сүзе чыксын дигәч, ул, елмаеп:

- Йокыга бик аптырамыйм ла мин. Иртәнге савым сәгать бишенче яртыда гына башлана үзе, ә аңа кадәр 50 сыерны юып чыгарга кирәк бит әле. Ничек инде көндә юмасак ярамыймы? Юк, хәзер кышкы чорда фермада тиз пычраналар алар, җәен ярый ла ул иркен болында йөриләр. Безнең сөтлебикәләр ялтырап тора, әллә киңәшмәләр өчен генә юабыз дип белдегезме? Юк, без кемнедер гаҗәпләндерү, күз буяу өчен генә эшләмибез. Бу агрофирманың барлык фермаларында да шулай. Чиста сыерны савуы да рәхәт, сөтен дә арттыра. Сөтне күп саву ашатуга гына түгел, эшкә карашка да бәйле ул. Шуңа да безнең "Гөбенә" сөт җитештерү буенча районда лидер бит инде. Ә Кайбыч республикада алдынгы. Җитәкчеләр хезмәтебезне күрә белә. Әле соңгы ике елда гына да Чувашиядә һәм Татарстандагы шифаханәләргә юллама бирделәр, - диде.

Таң әтәчләреннән дә иртәрәк уянучы Елизавета Бартязова былтыр бер үзе генә дә 210 тоннадан артык сөт җитештергән, бу 2013 ел күрсәткеченнән ун тоннага күбрәк. Кырык ел буена ул сауган сөт чишмәләр булып агар иде.

- Елизавета апа кебек ил табынын баетуда үзләреннән зур өлеш кертүче уңганнар күп безнең җирлектә, - ди авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева. - Алар белән горурланабыз. Ә Елизавета апага быел республика хатын-кызлары арасында ел саен үткәрелүче "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә дә катнашырга тәкъдим иттеләр. Ул анда "Минем һөнәрем - язмышым ул" номинациясендә чыгыш ясаячак. Кырык ел буена каенанасы Елизавета белән әниле-кызлы кебек яшиләр. Хәзер аңа 90 яшь инде. Ире Юрий белән берсеннән-берсе акыллы өч бала тәрбияләп үстерделәр, өчесе дә югары белемле, башлы-күзле булдылар. Әлеге бәйгедә катнашырга лаек ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтан савымчы “Ел хатынкызы. Ел ираты: хатынкыз карашы” республика бәйгесенә әзерләнә