Кайчандыр зур көтүе белән дан тоткан Багайда нибары 18 сыер калган
Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча Багай авыл җирлеге Татарстан муниципаль берәмлекләренең сигезенче съездында диплом һәм "Шевроле-Нива" автомобиле белән бүләкләнгән иде.
Бу - дүрт авылны берләштергән авыл җирлегендә эшләренең уңай баруы турында сөйли. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова салымнарның вакытында түләнүе, күп балалы алты гаиләнең бишесенә гаризалары нигезендә җир участоклары бирелүе, су белән тәэмин итү, урамнарны яктыртуга аерым тукталды. Максатлары - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда малларның баш санын арттыру. Кайчандыр зур көтүе белән дан тоткан Багайда нибары 18 сыер калган, көтү йөртергә урын юк дип зарлану - сылтау гына. Шәхси хуҗалыкларын үстерү максатында 2013 елда 16 гаилә ташламалы кредит алган. Яшьләрнең шәһәргә тартылуы да борчый авыл халкын. Узган ел җирлектә бер генә яшь гаилә дә корылмаган. Аның каравы, сигез бала якты дөньяга аваз салган. "Авылда яшәүче яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту" программасы буенча соңгы елларда 12 гаилә торак шартларын яхшырткан.
2013 елда республика программасы нигезендә Арыслан, Салтыйган, Багай авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына ремонт ясалган. Авылларда урамнарны, зиратларны җыештыру буенча эш алып барылган, язын һәр авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлләр ремонтланган.
Җыелышта Турминскийдагы чиркәүдән Николай атакай белән Надежда анакай да катнашты. Район прокуроры Руслан Заһретдинов республикада күзәтелгән террорчылык, экстремизм күренешләре турында сөйләде, халыкны уяу булырга чакырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда барган матур үзгәрешләр, төзелешләр турында сөйләде. Багай авыл җирлегендә башкарылган эшләргә үз бәясен җиткерде, кимчелекләргә тукталды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев