Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле спортчылар билгеле

Спортның волейбол төрен халык арасында популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле уенчыларны, командаларны ачыклау максатында, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында авыл җирлекләренең 16 яшь һәм аннан өлкән хатын-кызлар командалары арасында район беренчелегенә волейбол буенча турнир үткәрде.

Әлеге турнирда Олы Кайбыч, Багай, Зур Подберезье, Кече Мәме, Мәлки, Мөрәле, Федоровское, Чүти, Хуҗа Хәсән­нән командалар катнашты. Кайбер авыл җирлекләре, артык мәшәкатьләнмичә, мәктәп командаларын гы­на алып килгән. Зур Подберезье, Мөрә­ле, Мәлки, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре мәктәп укытучылары, бюджет өл­кәсендә эшләүчеләр­дән команда туплаган. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева ярышлардан үзе дә читтә калмый, күп­тән түгел шашка буенча ярышта катнашып, икенче урынны алган иде, бу бәйгедә дә уйнады.

Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, командаларны сәламләп, уен шартлары белән таныштыргач, ярышны Олы Кайбыч - Кече Мәме авыл җирлекләре командалары башлап җибәрде. Уен шартлары буенча һәр команда ике тапкыр җиңүгә яи­сә җиңелүгә кадәр уйный. Бу очракта Кече Мәме командасы ике тапкыр отты.

Кайбер командаларның уенга әзерлеге чамалы гына, араларында көчлеләре, яхшы уйнаучылары да бар. Очрашулар барышында көн­дәш­ләр ике уеннан артык уйнамады, 2:0 исә­бенә көч­лерәкләре ота килде. Мә­сәлән, Чүти - Федоровское укучылары командалары очрашуында федоровскоелылар ике уенда да 25:9, 25:10 исәбенә җиңүгә иреште. Валерий Савинов җитәкчелегендәге Олы Подберезье авыл җирлеге, Багай, Олы Кайбыч (Илнур Хәсәнов) командалары матур уен алымнары күр­сәтте. Иң соңгы уенда Ке­че Мәме - Федоровское командалары арасында кискен көрәш барды. Беренче уенда федоровскоелылар 25:19 исә­бенә отса, икенчесендә Кече Мәме командасы шул ук исәп белән җиңү­гә иреште. Өченче уенда мәмелеләр җиңүне тартып алды. Кече Мәме командасын нигездә студент кызлар тәшкил итсә, Юрий Григорьев шәкертләре 8-10 классларда белем ала. Шундый көчле командага каршы тора алулары, аларның югары дәрәҗәдә әзерлекле булулары турында сөйли.

Җиде сәгатькә якын барган бәйгенең җиңүчеләре дә ачыкланды: Сергей Козин җитәкчелегендәге Кече Мәме авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча Зур Подберезье командасы икенче, федоровскоелылар өчен­­че урынга чыкты. Бер түбә астында, бер мәк­тәптә белем алган, бер үк тренер кул астында шөгыльләнгән Багай һәм Олы Кайбыч кызлары дүртенче-бишенче урыннарны бүлеште.

Район чемпионы исемен яулаган Кече Мәме командасына күчмә кубок, диплом, истәлекле бүләк­ләр тапшырылды. Призлы урыннарга чыккан командалар да дипломнар, истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча районның иң көч­ле уенчыларыннан җы­ел­ма команда төзелде. Шушы көннәрдә алар "Сә­ламәтлек" спартакиадасы кысаларында Буа шәһәрендә республика күләмендә үтәчәк ярышта районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар. Бу бәйгедә дә аларга уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол спорт

2
X