Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Кайбыч авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты салачаклар

Авыл җирлекләрендә ел башында узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга планнар белән уртаклашу максатында үткәрелгән отчет җыелышлары күркәм традициягә әйләнеп бара. Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр бу юлы Кече Кайбыч авылы мәдәният йортына җыелды.

Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина үз чыгышында авылларны үстерү юнәлешендәге эшчәнлекләренә һәрьяклап тукталды. Биредә халыкның тормыш шартларын тагын да яхшырту максатын куеп эшлиләр. Әмма монда да демографик хәл катлаулы булып кала. 2013 елда авыл җирлегендә җиде бала туган, аларның да өчесе, биредә теркәлгән булса да, шәһәрдә яши. Мәк­тәпкәчә яшьтәге 81 баланың 17се балалар бакчасына йөри. Мәктәп яшендәге 90 укчының 33е Олы Кайбыч мәктәбендә белем ала. Бәрлебашы төп мәктәбе директоры Сергей Лазарев, Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе мөдире Алсу Лотфуллина хаклы:укучыларга төп­ле белем бирү буенча барлык шартлар да тудырылган. Участок уполномоченные вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Ногманов әйтүенчә, авыл җирлегендә чит ке­ше милкенә кул сузу (урлашу), спиртлы эчемлекләр кулланып, җәмә­гать урыннарында йөрү­челәр саны арткан. Район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин җирлектә зур эш­ләр башкарылуына басым ясап:

- 2013 ел район өчен уңышлы ел булды дип саныйм. Чөнки соңгы ике ел эчендә республика бюджетыннан 1 миллиард 300 миллион сум инвестицияләр кертелде. Бу акчага клублар төзелде, мәдәният йортлары, мәктәпләр ремонтланды, бассейн белән спорткомплексы, ярымябык хоккей мәйданы, юллар төзелә. Ябалак авыл җирлегенең дә социаль йөзе үзгәрә. Бәрлебашы төп мәктә­бен­дә капиталь ремонт ясалды, яңа спортзал төзелде, мәчеттән мәктәпкә кадәр таш юл салынды, су башнясы булдырылды, Морза Бәрлебешына кадәр асфальт юл төзелде. Ябалак белән Апасны асфальт юл тоташтыра. Быелдан Кече Кайбыч, Ябалак, Бәрлебашы авылларында су проблемасын хәл итә башлыйбыз. Шулай ук авыл урамнарына таш юл салуны дәвам итәчәкбез, - диде.

Тагын бер шатлыклы хәбәр: 2015 елда Кече Кайбыч авылына модульле фельдшер-акушерлык пункты салуны планга кертергә җыеналар.

Җые­лыш­та Ябалак, Бәр­ле­башы, Морза Бәрлебашы авыллары клубларының эшен җанландыру хакында да фикерләр яңгырады. Тулаем алганда, авыл җирлеге эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч авылында модульле фельдшеракушерлык пункты салачаклар