КЕЧЕ КАЙБЫЧ МӘКТӘБЕ 1 СЕНТЯБРЬГӘ ӘЗЕР!
Кече Кайбыч авылындагы башлангыч мәктәпнең капкасын ачып керүгә, андагы матурлыкка сокланасың. Үзеңне чәчәкләр, әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең.
Соңгы вакытларда бакчачылар арасында аеруча популярлашып киткән петунияләр, сальвияләр шау чәчәктә утыра, яран гөлләр дә җәйге бакчага күчкән. Бүрәнәләрдән ясалган поездның һәр вагоны саен гөлләр үсә. Матур итеп бизәлгән ат арбасы янында кулына урагын тоткан, башына ак яулыгын чөйгән сөйкемле «әби» дә шат елмаеп басып тора. Ерактан караганда чын кебек үзе, баксаң, әби образын үзләре тудырган икән.
Башлангыч мәктәпләр мөдирләре, урта гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары катнашында шушы мәктәптә узган киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да уңай бәя бирде үзләренә. Яшелчәләре дә өлгереп килә. Әле алай гына да түгел, мәктәпләре бүгеннән укучыларын каршы алырга әзер. Классларда буяу исе аңкып тора. Мәктәп мөдире Алсу Лотфуллина, укытучы Гүзәлия Низаметдинова, җыештыручы Рамилә Нуруллина, пешекче Илсөяр Зиннурова, ата-аналар тырышлыгы бу. Быел биредә 11 укучы белем алачак, шуларның икесе беренче класска керә. Кайбер мәктәпләр җитәкчеләренә бакчаларын тиешле тәртиптә тотмаган өчен шактый кызарырга туры килде бу очрашуда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев