Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Кайбыч та яшәүчеләр дә референдумда актив катнашырга җыена

Кече Кайбыч авылы бай тарихка ия, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән авыл. Бүген дә монда ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклыйлар, ә авылнын киләчәге өметле. Референдум үткәрүгә багышланган гаммәви тыңлауларда да авылны төзекләндерү, тагын да матурайту хакында фикер алыштылар.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев референдум үткәрү тәртибе, үзара түләүдән җыелган акчаны нинди максатларда куллану мөмкинлеге турында аңлатты. Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыззәтуллина әйтүенчә, авыл халкының реферундумда катнашу тәҗрибәсе бар инде. Быел җәй узган реферундум нәтиҗәсендә җыелган акчага өстәп, хөкүмәт шул акчаның һәр бер сумына дүрт сум өстәгән. Әлеге акчага Кече Кайбычта авылны икегә бүлеп агучы Бәрле елгасы аша салынган күперне, чишмәне чистартып ремонтлаганнар, зират тирәсенең шактый өлешен яңартканнар. Бу эшләрне оештырып йөрүне үз өстенә алган авыл имамы Мәгъзүм Тимершинга да, төзелеш эшләрендә катнашкан Айрат Сибгатуллинга, Айрат Миңнуллинга, Фәрит һәм Фәннүр Зиннуровларга халыкның рәхмәте зур.

- Җәйге референдумда акча бирмәүчеләр дә очрады. 30 ноябрьдә үткәреләчәк андыйлар булмас, дип ышанам. Чөнки закон таләпләре буенча референдумда катнашырга теләк белдереп тавыш биргән һәр сайлаучы референдум таләбен төгәл үтәргә, алдан сөйләшенгән акчасын бирергә тиеш. Хәзер закон таләпләре катгый, акча бирергә теләмәүчеләргә карата административ штрафлар каралган, аның күләме ике мең сум. Кыскасы, акчасын вакытында бирмәгән кешеләргә ул кыйммәткә төшәчәк, - диде Мөслимә Гыйззәтуллина.

- Башкарачак эшләребез моның белән генә чикләнми әле. Зират тирәсен тотуны ахырына кадәр башкарасы, авыл эчендәге чишмәләрне ремонтлыйсы, мәчеткә янкорма эшлисе бар. Боларның барсын да авыл җирлеге көче белән генә җиңеп чыгып булмый, шуңа референдум үткәрүнең отышлы булачагын барыгыз да аңлыйсыз, - диде авыл имамы Мәгъзүм хәзрәт.

Авыл халкы референдумда катнашырга теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч та яшәүчеләр дә референдумда актив катнашырга җыена