Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Мәме авылында экология инспекциясе дүрт кешене административ җаваплылыкка тарткан

Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең барлык авыл җирлекләре террито­рия­ләрендә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар җыештыру буенча көзге айлык үткәрү турында карары чыкты. Ул 21 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Санитар айлык авылларыбыз кышка чиста керсен өчен ел саен үткәрелә. Чисталык буенча җаваплы уполномоченныйларга үзләренә беркетелгән участокларны йөреп чыгып, халык арасында аңлату эшләре алып бару бурычы йөкләнде. Кече Мәме авылында экология инспекциясе белгечләренең рейдлары үтте. Нәтиҗәдә, дүрт кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу юлы административ комиссия утырышында авылларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кешеләргә карата ачылган беркетмәләр каралды һәм гаеплеләрне 2 мең сум штрафка тарту турында карар чыгарылды. Аларның өчесе авыл җирлеге башлыгы рөхсәтеннән башка үз йортлары янында төзелеш материаллары, берсе утын саклаган. Дөресрәге, өчесенең рөх­сәт кәгазе булган, ләкин вакыты чыккан, кабат алуны кирәксенмәгәннәр. Ә берсе утын алып кайтып, аны кисеп урнаштырганчыга кадәр башта авыл җирлегеннән рөхсәт алырга кирәклеген белмәгән дә. Сүз уңаеннан, Олы Кайбыч авыл җирлегендә агымдагы елда төзелеш материалларын сакларга рөхсәт алучылар аның вакытын алдагы айларга да озынайта алмыйлар. Чөнки аларның күбесе, рөхсәткә нигезләнеп, төзелеш материалларын еллар буе саклый, төзелеш алып баруны билгесез вакытка күчерә. ТР буенча Росреестр идарәсенең Кайбыч бүлекчәсе начальнигы Лилия Гобәева әйтүенчә, җирдән файдаланучы кайбер кешеләр тирә- юньне җыештырасы урынга, гомуми кулланылышта булган җирне койма белән тотып ала.

- Бу административ хокук бозуга керә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының "Үз бедеклегең белән җир участогын биләп алу" дип аталган 7.1 маддәсе буенча андыйларны җаваплылыкка тарту каралган. Моның өчен 500 дән 1000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Штраф җитешсезлекне төзәтүдән азат итми, - дип кисәтә дәүләт теркәүчесе.

Шунысын да онытырга ярамый, үз белдеклегең белән җир участогын биләп алу янгын куркынычы таләпләрен бозуга, экологиягә зыян китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылында экология инспекциясе дүрт кешене административ җаваплылыкка тарткан