Кече Мәмегә су кертәләр
Районда "Чиста су" республика программасын гамәлгә ашыру максатында зур эш башкарыла. Узган атнада шул программа нигезендә Кече Мәме авылында да суүткәргеч сузу эшләре башланды.
Авылга килеп керүгә, җир казучы техника гөрелтесе ишетелә, урам буйлап туфрак өемнәре сузылган. Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева шатлыгын безнең белән дә уртаклашып:
- Соңгы елларда авылыбызга игътибар артты. Мәдәният йортында капиталь ремонт бара, авылга су кертә башладылар. Моңа кадәр Кече Мәме авылында суүткәргеч бөтенләй юк иде. Бездә социаль яктан мөһим бу эшләрне күптән башкарырга кирәк иде дә бит, сузыла килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшли башлавының беренче айларында ук проблемаларыбызны хәл итәргә ышандырган иде һәм сүзендә торды, - диде.
Су кертүче оешма эшчеләре Альберт Макаров, Рәмис Җәләлов, Рифат Зиннәтуллин, трассаны казучы тракторчылар Нуршат Миңнуллин һәм Зөфәр Миңнуллин бер атна эчендә Иске күл, Яшьләр урамнарында эшне төгәлләп, хәзер Үзәк урамда суүткәргеч суза башлаган. Барлыгы 1,5 чакрымда суүткәргеч торбалар салачаклар. Егетләрнең су кертү буенча бай тәҗрибәләре бар. Алар Татарстан районнарында гына түгел, Россиянең кайбер шәһәрләрендә дә эшләп кайткан.
Без барганда бригада егетләре ветеран-укытучы Зинаида Федотова яшәгән йорт тирәсендә эшли иде. Оныклары белән урамга чыккан Зинаида апа авылга су кертүнең күптәнге хыяллары булуын яшерми.
- Су тормыш чыганагы бит, ул һәркөн кирәк. Бездә һәр йортта диярлек кое бар, халык суны шуннан ала. Әмма, янгын була калса, янгын сүндерү машиналарына су алу өчен урын юк иде. Күл буена машина бара алмый. Ә суүткәргечкә янгын сүндерү гидрантлары да куелачак диделәр, халык шунысы өчен дә куана, - ди ул.
"Чиста су" программасы нигезендә суүткәргечләр сузылып беткәч, өйләргә дә су кертә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев