Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелле ял иттеләр

2 июньдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында балаларның шат авазлары тынып тормады. Биредә Халыкара балаларны яклау көне, Пионерлар оешмасының 90 еллыгы уңаеннан районның барлык мәктәпләреннән килгән балалар катнашында Сабан туе үтте.

Тантаналы линейкада район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров балаларны бәйрәм белән котлады, уку елы дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга, оештыручы педагогларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина "Дети рисуют мир" республика балалар рәсеме бәйгесендә катнашучыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр бирде.

Халык уеннарыннан кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату кебек уеннар, концерт номерлары булды. Шул ук вакытта һәр мәктәп Бәрле елгасы буенда учакта бәрәңге пешерде. Соңыннан традиция буенча пионер учагы яктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч “Дети рисуют мир” Пионерлар оешмасының 90 еллыгы “Бердәм Россия”