Киләчәгебез татулыкка бәйле
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
"Кадерле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! Бу көн, илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. 4 ноябрь - унҗиденче гасыр башларында төрле милләт вәкилләренең бергәләшеп Мәскәүне илбасарлардан азат итүе көне һәм ул Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы бердәмлекнең көчен чагылдыра. Әлеге истәлекле көннәрдән соң узган гасырлар тарихка зур сынаулар белән кереп калды. Өченче меңъеллыкта яшәүчеләр өчен ул вакыйгалар - ерак хатирә. Әмма без шуны беләбез: күпмилләтле Россия халкының иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Кайбыч районы - илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Кайбычлылар буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Кадерле кайбычлылар! Сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев