Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күмәк көч тау күчерә

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә узган авыл җыенында халыкның бердәмлегенә, үзара дус-тату булуына тагын бер кат сокланып кайттык. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да аңа күрсәткән ышанычлары, хезмәтендә ярдәм итүләре өчен авыл халкына рәхмәтле. Үзара аңлашып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була: авыл җирлеге башлыгы халык мәнфәгатьләрен кайгыртмаса, яки халык авыл җирлегенең...

Эшләгәннең ашы бар, ди халык мәкале. Светлана Петровнаның хисап чыгышыннан күренгәнчә, Хуҗа Хәсәндә халыкның мәшгульлеге буенча авырлыклар юк. Халыкның күпчелеге - 167 кеше авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Хуҗа Хәсән, Турминский, Куш-Күл һәм Александровка авылларын берләштергән авыл җирлегендә 984 кеше яши, эшсезләр саны - 29. Халык санына карата зур сан түгел, әлбәттә. Тик хезмәт хакын даими түләгән, эшләр өчен барлык шартлары тудырылган "Гөбенә" агрофирмасы бар бит, аның төп базасы да авылның үзендә үк урнашкан. Яки менә Таймасовлар, Еремеевлар, Муллиннар кебек, хуҗалыкларында 7-8әр баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2-4 сыер асраучы тырышлардан үрнәк алырга кирәк. Мәсәлән, пенсия яшендәге Мария һәм Николай Еремеевлар өч сыердан ел дәвамында 7500 килограмм сөт савып тапшырган. Алардагы көч-куәт, хезмәт дәрте яшьләрдә булса икән, дип уфтана авыл җирлеге башлыгы. Җиңел акчага кызыгып, җир эшеннән курыкканнарга хезмәт дәрте каян килсен икән ул?

Узган 2012 елда авыл җирлегендә су системасын төзекләндерү буенча күләмле эш башкарылган. Хуҗа Хәсәндә суүткәргечләр алыштырылган, Турминскийда башнясыз эшләү системасына күчкәннәр, дүрт колонка алыштырылган, Куш-Күлдә дә яңа башня куйганнар, киләсе җәйдә авыл халкы суны өйләргә дә суза алачак.

Юллар - авыл җирлегенең иң авырткан мәсьәләсе. 2013 елда Хуҗа Хәсәннең Пионер урамына таш юл салырга хыялланалар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да мәсьәләнең уңай хәл ителүенә ышаныч барлыгын белдерде. Шәхси эшмәкәр Мария Волкова да кибетенә көзге-язгы пычракларда машина белән кереп булмавыннан зарланып алды. Ничә елдан бирле икмәкне иңендә күтәреп ташыган эшмәкәрне дә аңларга була, билгеле. Хуҗа Хәсән клубына ремонт бик кирәк, югыйсә, зур тамаша залы, зур сәхнәсе булган бинаның идәннәре бик таушалган. Турминскийдагы күпер дә төзекләндерүне көтә. Бу авылда зиратны тәртипкә китерү, тирә-ягын яңа рәшәткә белән әйләндереп алу өчен халыкның да ярдәме кирәк булуы әйтелде. Мәңгелек йортны кайгырту - шул җирлектә яшәүчеләрнең дә бурычы бит. Альберт Рәхмәтуллин балалар бакчасын төзекләндерүне беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип атады, тик авыл җирлегендә соңгы өч елда тугызар гына бала дөньяга килүе бер дә шатландырмавын белдерде. Полициянең участок уполномоченные Рамил Гыйбадиев үз чыгышында, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, кичке сәгать уннан соң балигъ булмаган балаларның урамда йөрүенә юл куймауларын сорады, чисталык һәм тәртип бозучыларга җәза катгыйлануын әйтеп узды.

"Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы управляющие Валерий Поляков халыкны терлек асрарга, малларны саклап калырга чакырды. "Авыл кешесе өчен терлек асрау - керем чыганагы бит ул. Авылымны да, хезмәтемне дә яратам, шуңа да халкым бай яшәсен иде дип телим. Хезмәтнең тәмен тапканда, бер авырлыгы да сизелми, җанга рәхәтлек иңә. Эшләр өчен генә түгел, яшәр өчен яшибез бит!" - диде ул. Аның сүзенә каршы, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев: "Сәгать буе сөйләшкән хакыйкатьне бер җөмлә белән әйтеп салуың өчен рәхмәт, Валерий Петрович!"- дип куәтләде. Хуҗа Хәсән халкы да бу сүзләргә бик теләп кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авыл җирлеге

2
X