Көне ел туйдырыр чак
"Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалы механизаторларына сокланып та, кызыгып та куясың: ямьле Зөя буенда җәйрәп яткан басуда эшләү арытмый, киресенчә, күңелгә хезмәт дәрте өсти.
Киләсе ел уңышы җирнең ничек эшкәртелүенә турыдан-туры бәйле булгач, җаваплылык икеләтә арта. Җәмгыять директоры Айрат Фатыйхов белән аның урынбасары Ильяс Гыйльманов та беренче мөһим сынауда басудагы хезмәттән читтә калмады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров эшнең нечкәлекләре белән кызыксынды. "Заволжье"ның язгы кыр эшләренә җитди әзерлек белән килүе дә ярдәм итә: техника төзекләндерелгән, җир эшкәртү агрегатлары бар куәтенә эшли.
Тырмалау агрегаты тагылган тракторы белән механизатор Валерий Назаров артыннан ук "Амазон" ярдәмендә Радик Ярхәмов белән Владимир Лукоянов туфракка ашлама кертә. Гектарына ике центнер ашлама каралган, исәп-хисапны төгәл алып баралар. Һәр күрсәткечне, һәр санны хисапчы Тәскирә Габдрахманова энә күзеннән үткәрә. Җәмгыятьнең Борындык филиалы управляющие Илдар Әхмәтҗанов әйтүенчә, язгы сабанның беренче көнендә үк төшкә кадәр 67 гектар мәйдандагы басуны тырмалап, туклыклы матдәләргә баеттылар. Озак та үтми, шушы кырда күпьеллык үлән яшәрер, дип көтәләр. Төштән соң Зөянең икенче ярындагы 19 һәм 11 гектар мәйданлы басуларга юнәлделәр. Һава торышы уңай булудан файдаланып калырга тырышулары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев