Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көннең мөһим бурычлары

Бүген барлык муниципаль районнар белән үткәрелгән видеоконференциядә торак төзелеше, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү һәм дәүләтнең хакимият органнары белән гражданнар арасындагы үзара элемтәсенең бердәм системасы - "Халык контроле" турында сүз алып барылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган әлеге видеоконференциядә иң беренче булып чыгыш ясаган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп узганча, республикада 811,4 мең квадрат метр торак төзелгән. Министр төзелеш мәйданнарында хезмәтне һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга аерым игътибар бирде. Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарына ел башыннан 54 йорт файдалануга тапшырылган.

Татарстанда җир участоклары алуга 18350 күпбалалы гаилә гариза биргән. Бу хакта ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кыямов сөйләде. ТР Президенты җир участокларын бирүдә тоткарлыклар булдырмау, эшне тизләтү бурычын куйды.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров "Халык контроле"нең дәүләт хезмәтләрен күрсәтү порталында урын алуы турында чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бүген халык хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары белән яңа форматта - интернетта аралашырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов видеоконференция “Халык контроле”

2
X