Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Колаңгыда Май чабу бәйрәме узды

Кыш белән яз очрашкан 1 март көнендә районыбызның рус, чуваш, керәшен татарлары яшәгән авылларда Май чабу бәйрәме гөрләде. Ә дүшәмбедән православ динен тотучылар олы уразага керде. Ул 19 апрельгә кадәр дәвам итә.

Колаңгыда узган Май чабу бәйрәмнең соңгы көне- бер-береңе кичерү, үпкәләткән кешеләреңнән гафу үтенүләрен сорый торган көнгә туры килде. Шуңа да бәйрәм урыны- өр-яңа күпфункцияле үзәк янына килүчеләрнең барысы да, исәнләшүгә, рәнҗеткән булсам, зинһар кичер мине, дип бер-берсенә мөрәҗәгать итте. Борынгыдан ук килүче халык бәйрәмнәренең нигезендә тәрбиялелек, кешелеклелек кебек асыл сыйфатларга зур урын бирелә шул.

- Өч көнлек дөньясында бер-береңә ачу саклап, үпкәләшеп йөрүнең бер нигә дә кирәге юк. Безгә бирелгән гомерләрнең кадерләрен белеп яшәргә кирәк. Илдә тынычлык булсын, анысы барыннан да кадерлерәк,- ди әнә Бәлидән Май чабуга килгән Валентина әби Титова.

Валентина әби белән килгән яшьтәшләре Нина Тарасова, Зоя Анисимова, Лидия Клишева, Вера Ерафеева, Екатерина Лещевалар, олы яшьтә булсалар да, яшьләргә биргесез әле: Май чабу көенә биеп тә, җырлап та җибәрәләр. Авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре бай бәйрәм программасы әзерләп килгән. Кыскасы, бар да ршхәтләнеп күңел ачты.

-Без яшь чакта да уза иде бу бәйрәм. Аннан соң тукталды, үткәрми башладылар, дин тыелган заманнар иде бит. Май чабуда динилек, хәер, бик сизелми диярлек, ул күбрәк кышны озату бәйрәменә охшаган,- дип сүзгә кушылды Катя әби.

Колаңгыдагы бәйрәмгә әбиләр генә килгән икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Анда яшь бәбиле әниләр дә, балалар бакчасына йөрүче балалар да, мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә, абый-апалар, читтән кайткан кунаклар да күп килгән иде. Монда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күп булуына да игътибар иттем.

-Безнең авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 65 бала бар, 93 укучы мәктәптә укый, 28 студент төрле уку йортларында белем ала,- диде авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов.- Демография тагын да яхшырсын иде әле ул. Әнә каршыдагы буш җирлекне күрәсезме, анда күпбалалы гаиләләр кварталы булачак. 15 җир участогы аларга махсус программа буенча бүлеп бирелде.

Май чабуда кечкенә балалар, әй, рәхәтләнде лә соң Николай абыйлары Тихонов бизәп килгән җигүле атта урам әйләнеп. Төрле спорт уеннары, ярышлар да үткәрделәр. Җиңүчеләргә спонсорлар "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы дирекциясе, эшмәкәр абыйлары Рамил Нәҗметдинов ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырдылар. Ә кайнап торган самавар янына куелган тәм-томнар фермер Владислав Гурновичтан иде. Май чабуның иң тәмле ризыгы- коймактан бар да авыз итте. Коймак исә кояшны, яшәешне чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда Май чабу бәйрәме узды