Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Колаңгыда җәмәгать үзәге ачылды

Колаңгы тимер юл станциясендә җәмәгать үзәге ачылуны елд вакыйгасы дип атарга да мөмкин. Бер түбә астында авыл клубы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк.

Колаңгы авыл җирлеге оешкач, аның административ үзәге Колаңгы һәм Бәли авыллары арасында урнашты. Клуб вазифасын мәктәп спортзалы үтәде, мәдәни чаралар да шунда үтә иде. Колаңгының авыл клублары төзү буенча республика программасына кертелүен биредә яшәүчеләр шатланып кабул итте, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов гыйнвар аеннан ук төзүчеләр тирәсендә булды, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да эш барышы белән даими танышып торды.

- Үзәкнең сафка басуы - минем өчен зур бәйрәм. Хыялыбызны тормышка ашырырга ярдәм иткәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, төзелеш оешмасы директоры Ринат Миначевка рәхмәтлебез. "Кайбычагрохимсервис" җитәкчесе Фиргать Сибгатов, "Колаңгы балык хуҗалыгы" директоры Гомәр Җамалетдинов һәм «Заволжье» җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов үзәкнең тирә-ягын төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтте. Бильярд, теннис, музыкаль аппаратура алырга алар булышты. Участок прорабы Рәиф Гобәев, кранда эшләүче Радик Димөхәммәтов, машина йөртүче Ранис Камаловка да рәхмәт. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте. Бергә эшләгәч, нәтиҗәсе дә сөендерә! - диде ул.

Тантанага килүчеләр дә шатлануларын белдерделәр.

- Клуб кирәк иде, яшьләргә дә, без өлкәннәргә дә. Безнең "Радуга" ансамбле турында районда белмгән кеше юк. Үзем дә шунда җырлап йөри идем, соңгы арада гына киттем - олыгаябыз бит, - ди Бәлидә яшәүче Надежда Овечкина.

Колаңгыда яшәүче Фәһимә Мостафина да аның фикерен куәтләде:

- Авылыбызда яңа йортлар, биналар төзелүе сөендерә. Клуб булмагач, артистлар безнең авылны читләтеп уза иде, хәзер хәл үзгәрер дип ышанабыз!

Әйе, "Радуга" ансамбленә дә репетицияләр уздырырга менә дигән шартлар туды хәзер. Коллективның җитәкчесе Наталья Развалова үзәккә «Ирида» исемен бирү тәкъдиме белән чыккан. Хуплаганнар үзен. Ансамбль солистларына яңа сәхнә костюмнары да бирелде.

Авыл халкы рәхәтләнеп концерт карады, яңа фельдшер-акушерлык пункты белән дә танышып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда җәмәгать үзәге ачылды