Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Колаңгыда модульле участок ветеринария пункты ачылды

Авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән гаиләсен туендырган, ит-сөтен сатып, акча эшләгән. Бу хәзер дә шулай. Фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын артыручылар күп. Сирәк булса да, фуражы, терлек азыгы кыйммәт, шуңа да мал асрау отышлы түгел, дигәнрәк фикерләр дә ишетергә туры килә. Әмма андыйлар еш...


Колаңгыда модульле участок ветеринария пунктын ачу тантасына да җитәкчеләр, мал врачлары гына түгел, өстән берөзлексез яңгыр явып торуына карамасатан, авыл халкы да шактый күп килгән иде. Хәзер аларга җайлы булачак: маллары авырып китсә, ветеринар кул сузымында гына. Бәли авылының өлкән яшьтәге агае Анатолий Клишев, бу төбәктә әле беркайчан да мондый пункт булмавына басым ясап, әлеге эшнең башында торучыларга тирән рәхмәтен белдерде.
-Безнең Колаңгы авыл җирлегендә әле узган ел гына күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды, шунда ук медицина пункты, китапханә дә урнашкан, участок уполномоченныена эш һәм яшәү урыны бергә булган йорт төзелде. Безнең авылда клубның үз гомерендә булганы юк иде. Хәзер әнә мәдәни үзәк гөрләп тора. Моңа ничек шатланмыйсың инде,- диде ул.
Хезмәт юлын үзе дә мал табибы буларак башлап җибәргән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында бу пунктның республикада модульле участок ветеринария пунктлары төзү программасы нигезендә сафка басуы һәм аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырылуына тукталды.



-Бу пункт җәмәгатьчелек секторы өчен дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә бик кирәкле объект. Ул терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуына юл куймау, дәвалауның сыйфатын, профилактик эшчәнлекне яхшырту максатында төзелде. Мондагы шартлар сыйфатлы ветеринария хезмәте күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без эшләгән елларда мондый уңайлыклар бөтенләй юк иде. Шуңа да мал табибларына шатлана-шатлана тырышып эшләргә кирәк,- диде ул.
Казаннан әлеге тантанага махсус килгән Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов 2014 елда республика районнарында шундый ветеринария пунктлары ачу программасы буенча эшнең нигездә төгәлләнүен әйтте. Бу араларда барлык районнарда аларны тантаналы ачу чаралары үткәрелә, тагын берничә районда гына ачасы калган. "Без 2015 елгы программа өстендә эшли башлыйбыз, Кайбычта тагын бер шундый участок ветеринария пункты ачылачак, урынынын карый торыгыз",- диде ул.
Симвлоик ал тасма киселгәч, бар да эчкә узды. Анда дәвалау, дарулар саклау, ясалма орлыкландыруны оештыру һәм башкалар өчен аерым бүлмәләр бар, санузел эшли, телефон кертелгән. Биредә участок врачы итеп югары белемле ветеринар Рафиль Сөнгатуллин билгеләнгән. Әле шушы елларда гына кайткан "Нива" машинасы да аның карамагында. Монда эшләячәк ветеринария фельдшеры Галина Павлованың да ун еллык хезмәт тәҗрибәсе бар.



-Безнең участок Борындык, Колаңгы, Кече Мәме, Мөрәле, Федоровское авыл җирлекләренә һәм "Яңа юл", "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына, Күгәй урманчылыгына хезмәт күрсәтәчәк,- диде Рафиль Сөнгатуллин. -Шәхси секторда бүгенге көндә 850 баш, ә фермаларда 2581 баш терлек исәпләнә. Авылларда кош-корт, куян асраучылар, умарта тотучылар да күп. Алар да безнең карамакта.
Әңгәмәбез ахрында сүзгә район ветеринария берләшмәсенең ветсанэксперты Елена Латышева кушылды:
-Мин дә югары белемле ветеринария врачы. Үзем Надеждинодан. Югары уку йортын тәмамлагач, туган ягыма эшкә кайттым. Хезмәтемне яратып башкарам. Яшь белгечләр күбрәк кайтсын иде авылга, безгә, мәсә
лән, ветеринария врачлары җитешми. Төп вазифам- ит-сөтнең сыйфатын тикшерү. Бездә беркайчан да сыйфатсыз продукция булганы юк.
Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Эш шартлары күзгә күренепяхшыра бит.
Без дә шуңа өмтләник. Юкка гына медиклар кешеләрне, ә ветеринария врачлары бөтен кешелек дөньясын дәвалый димиләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда модульле участок ветеринария пункты ачылды