Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Колаңгыда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Колаңгы станциясе поселогы фельдшеры Миләүшә Гыймадиева узган атнадан авыруларны яңа фельдшер-акушерлык пунктында кабул итә башлады.

Күпфункцияле үзәк белән бер түбә астында урнашкан әлеге пунктка ике бүлмә бүлеп бирелгән. Аның беренчесендә авыруларны кабул итәләр, икенчесендә дәвалау процедуралары үткәрәләр. Авыруларны дәвалау бүлмәсендә дарулар саклау өчен ике суыткыч куелган, санитар узел да бар. Иң мөһиме - бүлмәләрдә җылы, пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәренә дә уңайлыклар тудырылган. Моңа кадәр фельшер-акушерлык пунктлары Колаңгы ашлык кабул итү пунктындагы буш бинага урнашкан. Дистә еллар дәвамында ремонт күрмәгән бу пунктта бернинди дә уңайлыклар юк иде.

Инде, ниһаять, күптәнге хыяллары чынга ашты.

- Анда санузел юк иде, бүлмәләрдәге салкынлык үзәккә үтте. Стеналары җәй көне дә җылынып бетми иде. Әмма без барыбер хезмәтебезне намус белән башкардык, врач билгеләгән дәвалау курсын тиешенчә алып бардык, авыруларның өйләренә дә йөрдек. Бездән берәү дә зарланмады. Хәзер икеләтә тырышып эшләрбез инде, уңайлы шартлар дәвалауның сыйфатына, һичшиксез, йогынты ясаячак,- ди фельдшер.

Дөрес, биредә яшәүчеләргә фельдшер-акушерлык пункты хәзер бераз ерагайган. Аның каравы, Бәлидә яшәүчеләргә якынайган. Зинаида Козлова да шул фикердә. 78 яшьлек әби шәфкать туташына еш мөрәҗәгать итә, дарусыз тора да алмый, чөнки кан басымы гел уйный.

- Элеккеге медпункт миңа бик якын иде. Миләүшәгә шалтыратуга, кереп җитә иде. Хәзер инсульттан соң начар йөрим, минем өйдән клубка кадәр бер чакрымлап ара узарга кирәк, - дип зарланды ул.

Без аның белән клуб ачылган көнне очраштык. Авылдашлары белән бергә ул да яңа мәдәни үзәк ачылу тантанасына килгән, берочтан фельдшерлык пунктына да кереп чыккан. Икенче көнне Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган тантанага да килгән иде.

- Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда яңа фельдшеракушерлык пункты ачылды