Конституция – төп законыбыз
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Анда болай диелә:
"Хөрмәтле райондашлар! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне республикабыз Конституциясе көне белән котлыйм.
Татарстанның төп законы инде ике дистә елга якын вакыт дәвамында законлылыкның һәм хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының гаранты булып тора. Безнең Конституция кеше шәхесенең бөтен яктан үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә. Күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халык вәкилләренең хокукларын ихтирам итә, һәммәсенең үсеше өчен кирәкле шартлар тудыра. Татарстан Конституциясе кешеләр өчен мул тормыш чыганагы булып иҗади хезмәт итүне күздә тота. Сезгә барыгызга да хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев