Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корноухово авылында яшәүче Антонина Неонилина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

РФ Президентының телеграммасын һәм район башлыгының котлавын Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова җиткерде. Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, Ульянково авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова да килгән иде.

- Без, өлкәннәрнең яшьлек еллары сугыш чорына туры килде. Барысы да фронт өчен дип, ялны белмичә эшләдек. Картлык көнемдә үземне бәхетле саныйм, иптәшемне югалтсам да, балаларым - минем ныклы таянычым. Кызларым ялгыз итмиләр үземне, әле берсе, әле икенчесе кайта, янымда булалар. Шулай зурлап, котларга килүегез белән сөендердегез, - диде юбиляр. Шушы көннәрдә Антонина әби янында уртанчы кызы Валентина яши икән.

Туксан яшь... Шул елларда әбигә ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Сугышка кадәр Мәскәү өлкәсенең Шатура станциясе янында торф чыгаруда эшләгән. Соңрак шунда хисапчы булып торган. Сугыш башлангач аларны туган якка кайтарганнар. Кайту юлында фашистларның һава һөҗүменә эләгүләрен әле дә тетрәнеп искә ала ул. Туган авылына кайткач, авылдашлары белән бергә окоп казу эшләрендә катнашкан. 1943 елда Анастасиягә дә дә фронтка чакыру килә. Кышкы салкында аякларын өшеткән булганга күрә генә сугышка алмый калалар.

Яр итеп авылдашын, фронтовик Николай Неонилинны сайлаган чибәр кыз. Гаиләдә бер ул, өч кыз үстергәннәр. Әби ике ел элек улы Юрийны, быел февральдә пар канатын - тормыш иптәшен югалткан. Кызлары Таисия Яшел Үзәндә, Валентина Казанда, Натальялары Волжскийда яши. Өчесе дә лаеклы ялда, шуңа күрә Корноуховога еш кайталар да инде.

Сугыштан соңгы елларда Антонина Неонилина колхозда, 1954 елдан 1975 елга кадәр Корноухово мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та, 1993 елга кадәр фермада сыер сауган.

- Без тормыш иптәшем белән һәрвакыт эштә булдык, балаларны әби - бабалары үстерде. Николай Белорусия фронтында пулемет расчеты командиры булган. 1944 елда каты яраланган, елдан артык Барнаул шәһәрендә госпитальдә ятып чыккан. Бөек Җиңүне дә шунда каршылаган. 1945 елның маенда авылыбызга кайтты. Сугыштан соң озак ял итмәде, тынгысыз җанлы иде шул... Корноухово авыл Советы, аннары пенсиягә чыкканчы Ульянково авыл Советы секретаре булып эшләде. Ул өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел иде. Пенсиягә чыккач 70 яшенә кадәр хисапчы хезмәтен башкарды, - дип, зур хөрмәт белән хатирәләрен барлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корноухово авылында яшәүче Антонина Неонилина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте