Кошманда – балалар Сабантуе
Узган якшәмбедә Кошман авылында дин сабаклары алучы балалар өчен Сабантуй үткәрелде.
Әлеге бәйрәмнең башлап йөрүчесе - Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров. Ул үзенең шәкертләренең көчен рухи яктан гына түгел, физик яктан да сынап карарга булган. Ибраһим хәзрәтнең Сабан туе үткәрү теләген Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да хуплаган, ә авылдашлары Айдар Садриев, Илдар Шаһидуллин, Айдар Шәрәфиев, Хәйдәр Гарифуллин, Рөстәм Сайранов спонсорлык ярдәме күрсәткән. Бәйрәмдә Түбән Кошман һәм Кече Кайбыч мәчетләрендә дин сабагы алучы балалар катнашты. Алар капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка куеп, авызга кабып йөгерүдә һәм башка уеннарда көч сынашты. Бәйрәмнең иң кызык мизгелләре "Хәзинә тап" дип аталган уен булгандыр. Балаларның барысы да бу уенда теләп катнашты. Кулларына металл эзләгеч тотып, хәзинәне табарга теләүчеләр күп булды, шулай да бәхет җитезләргә һәм өлгерләргә генә елмайды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да Сабантуеннан канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев