Кошманда суган өлгерде
Хәйретдиновлар өчен яз быел бик иртә килде - алар инде кыш уртасыннан ук язгы бакча эшләре белән мәшгуль. Теплицадагы озын-озын түтәлләрне яшеллеккә күмдергәнче җирне эшкәртәсе, җылытасы, утыртасы, су сибеп үстерәсе бар.
Моңарчы бакчачылык белән әнисе Рузания апа һәм тормыш иптәше Гөлфизә аша гына таныш була Рәмис абый. Аларга ярдәме дә җир казудан, су сибүдән, түтәлдә өлгергән яшелчәне өзеп ашаудан артмаган. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләрме әле? Хәзер ул теплицадагы тәүге "кунак" - яшел суган кыякларын үстерү кагыйдәләрен алардан да яхшырак белә. Моңарчы сөт җыю белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәргә төп эшен калдырырга туры килә. Читтән ярдәм көтеп ятып булмый, Рәмис абый андыйга күнекмәгән, шуңа күрә үзен яңа өлкәдә сынап карау теләге туган да инде. Авыл баласы җир эше белән шөгыльләнми кая барсын, дип, теплица төзү хакында уйлана башлаган. "Лизинг-Грант" программасының урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итүе турында ишеткәч, аның бу уе тагын да ныгый. ТР Инвестицион үсеш агентлыгында комиссия алдында бизнес-планын яклый. Дәлилләре нигезле була: чыгымнарының 45 процентын каплау өчен акча бүлеп бирәчәкләр.
120 квадрат метр мәйданлы теплица Хәйретдиновларның бакча артында гына. Яктылык, җылылык режимнарын төгәл үтәү өчен барысы да җайга салынган. Газ миче даими эшли, түтәлләргә җылы су сибәләр. Мичнең куәте зур, тагын шундый ике теплица өстәп салган очракта, аларны җылытырга да көче җитәчәк. Ул вакытта өстәмә эш урыннары булдырырга туры киләчәк. Әлегә Хәйретдиновлар эшне үзләре башкара, суган утыртканда мәктәптә укучы кызлары Ләйсән белән балалар бакчасына йөрүче Ләйләгә дә эш табылган. "Выборка" сортлы кыяклы суган теплица шартларында үстерү өчен уңышлылардан санала икән. Ямь-яшел түтәлләр февраль урталарына кадәр уңыш бирәчәк, 15 февральдә кыяр үсентеләрен күчереп утыртырга җыеналар.
Тәҗрибә уртаклашу өчен Арча, Кукмара районнарының шәхси теплица хуҗалары белән элемтәгә керергә, барып күрергә туры килгән. Буш урында теплица булдыру өчен зур әзерлек, үҗәтлек кирәк. Документлар җыю, проектлау шушы өлкәдә белгеч булуны таләп итә, газ, электр үткәрү зур чыгымнар сорый. Үз эшен башларга теләүче һәркемгә ярдәм итәргә әзер федераль һәм республикакүләм программалар байтак. Әмма беркем дә акчаны кулга алып килеп тоттырмас, тырышлык кына уңышка илтә. Рәмис абый кебек шуны вакытында аңлаганнар, һичшиксез, теләгенә ирешер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев