Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманда яңа ачылган медпунктта йөкле хатыннарны көтәләр

Авыл халкы бу тантанага бәйрәмгә килгән кебек җыелды. Көзге саран кояш та, ала­р­­ның шатлыгын уртаклашырга те­ләгәндәй, нурларын мул чәчте. Татар халкының милли киемнәреннән киенгән егет-кызлар тантана кунакларын ипи-тоз, чәкчәк белән каршылады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу пунктны юкка гына кечкенә сыр­хау­ханә дип атамады: чөнки анда авыруларны дәвалау, профилактик эш­чәнлек белән шө­гыль­ләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Казан дәү­­ләт федераль университеты ректоры Илшат Гафуров мондый модульле фельдшер-акушерлык пункт­ларының бөтен республикада төзелүе, халык сәламәтлегенең барыннан да кадерлерәк бу­луына тукталды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җиңел ку­лы белән бездә халык тормышын җиңеләйтүгә, авылларның социаль йө­зен үзгәртүгә юнәлдерел­гән төрле программалар тормышка ашырыла. "Бер­дәм Россия" партиясе әгъ­засы, Татарстанның Ими­н­лек Советы секретаре Ва­лерий Власов алга та­ба да Татарстанның чәчәк атучы төбәк булачагына ышанычын белдерде.

Авылның ветераннар Советы рәисе Гүзәлия Саттарова да, пенсия яшен­дә­ге Гөлсинә Сафиуллина да чыгыш ясады анда.

- Тормышыбыз яхшы, авы­лыбыз юллы, су кер­гән, яшәү шартларыбыз шә­һәрнекеннән бер дә ае­рылмый, - диде Гөлсинә апа, шатлыгын яшермичә.

Авыл җирлеге башлыгы Ли­лия Сафина әйтеп узганча, төзүчеләр эшне тиз тоткан: 22 августта эшкә тотынганнар да, монтаж эшләрен атна-ун көн­ ди­гәндә төгәлләгәннәр. Эш шартларының яхшыруына медиклар барысыннан да ныграк шатлана.

- Халык сәламәтлеге сагында мин 25 ел эшлим инде, шуның 18е - Кошман авылында, - диде фельдшер Рузилә Шәрәфиева. - Иске пункт 1979 елда ук тө­­­зелгән, шуннан бирле капиталь ремонт күрмәгән. Кышын җылыту системасы бөтенләй туңды, торбалары шартлады. Безне мә­дәният йортының икенче катындагы бер кечкенә бүлмәгә күчерделәр. Авылга бер килүендә ра­йон башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин эш шартларыбыз белән танышты. "Кошман кебек зур авылга бу бүлмә кечкенә, шартлары юк, киләчәктә яңа модульле пункт төзиячәкбез", - диде. - Рәхмәт, сүзендә торды. Без яшь фельдшер Ирек Әхмәтов белән бергә эшлибез. Кош­манда 748, Урсак урман хуҗалыгы поселогында 68 кешегә медицина хезмәте күрсәтәбез. Урсакка күб­рәк Ирек бара, кыска гына вакыт эчендә аны халык яратып өлгерде.

Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгының метрологик һәм техник контроль, хезмәтне салау идарәсе начальнигы Фәнис Исхаков авыл халкына ныклы сәламәтлек теләде һәм:

- Авырулар сезне читләтеп узсын, монда чират бул­масын. Ә менә бәби табырга җыенучылар чираты булса, шатланырга гына кирәк, - диде.

Дөрес сүзләр. Балалар - авылның киләчәге бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев