Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманнан Салих Мотыйгуллин ике килограммлы бәрәңге үстергән

Якташларыбызның уңганлыгына-булганлыгына шаккатырлык. Берсеннән-берсе матур авылларыбызда тормышның ямен һәм тәмен белеп яшәүчеләр байтак. Кошманнан Салих Мотыйгуллинның икешәр килограммлы бәрәңге үстерүен ишетеп белгән идек инде һәм менә күптән түгел барып күрергә насыйп булды.

Мотыйгуллиннар өе Кошмандагы иң матур өйләр­нең берседер, мөгаен. З­ә­вык белән җиткерелгән ике катлы бу өйдә Салих абый белән Сания апа, үзләре әйткәндәй, гади ге­нә гомер кичерәләр. Икесе дә инде лаеклы ялда, читтә яшәүче балалары кайтып йөри, оныклары күп вакытын биредә уздыра.

Аларның берничә сутыйлы яшелчә бакчасы тәҗ­ри­бә участогын хәтерләтә. Са­лих абый анда ни генә үстерми. Бәрәңгенең берничә төрле сортыннан ал­ып, карбыз-кавынга кадәр. Бәрәңгенең моңа кадәр күбрәк "Ада­ретто" сортын утыртканнар. Иң тәмлесе - шунсы, ди. Тик соңгы елларда начарайды, яңартырга иде, ди. Әле яңа гына үстерә башлаган "Ароза" сортлы бә­рәң­ге ике килограммнан 40 килограмм уңыш биргән. Икенче бер сортлысын ике чи­ләк утыртып, 36 чи­ләк алганнар.

- Ансын базарда Роза исе­м­ле хатыннан алган идем, сортын да шулай дип куштым, - ди Салих абый.

Бәрәңге уңышы белән мактанып булмаган елны шулкадәр җыеп уңыш алу кү­ңелле, әлбәттә. Күп көч сарыф итеп үстергәч, уңыш та аласы килә ич! Тик тәр­бияләгән белән генә түгел, быел бәрәңгегә әллә ни булды бит, күп бакчаларда сабагы бик иртә саргайды, кипте, ә Салих абыйның бәрәңгеләре без барганда ямь-яшел утыра иде әле.

Әллә инде җире шундый, әллә - кулы, Салих абыйның яшелчә уңышыннан зарланырлыгы юк. Унике чиләк сарымсак чыккан. Унар метрлы дүрт түтәлдә үскән кишер, үзләренә һәм балаларына гына җитү тү­гел, әле сатырга да кала. Зурларын биш капчык ара­лап алып, сораучыларга сатып та җибәргәннәр. Без инде, әлбәттә, аның сортын да сорадык.

- "Королева осени" дигәнне чәчәбез. Ә кишер ул, гомумән - иң югары уңыш бирә торган культураларның берсе. Гектарыннан 800-1000 центнерга кадәр уңыш алып була, - диде Салих абый.

Авырлыгы ике килограммга җиткән бәрәңгене, кишер­ләр­нең эрелеген кү­реп, исебез китте. Йодрык-йодрык суганнарга, зур-зур кабакларга, кавыннарга шаккаттык.

Тәҗрибәле бакчачы безгә аларны күрсәтеп кенә калмады, билгеле, ә үстерү серләре белән дә уртаклашты. Аларны без сезгә, һичшиксез, җиткерәчәкбез, тик хәзер үк түгел. Ә вакыты җиткәч. Шуңа күрә дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, газетабызга язылырга онытмагыз. Үзегез дә күреп торасыз, "Кайбыч таңнары" көннән-көн кызыклырак, эчтәлеклерәк булып чыга. Газетабызга яз­ыл­сагыз, райондагы бө­тен яңалыктан хәбәрдар булу белән бергә, бакчагызда мул уңыш үстерү серләрен дә, тормышта кирәкле баш­ка нәр­сәләр­не дә вакытында белеп торырсыз.

Инде яңадан бәрәңгегә әй­ләнеп кайтыйк. Иътибар ит­кән булсагыз, әле яңа гына фотобәйге игьлан иткән идек. Без аны бүген Салих абыйның гигант бәрәңгесе белән ачып җибәрергә булдык. Ә инде сездән, хөр­мәт­ле укучыларыбыз, фотолар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманнан Салих Мотыйгуллин ике килограммлы бәрәңге үстергән